Чирмешән районында көнбагыш басуларында тынлык урнашты
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында көнбагыш басуларында тынлык урнашты

Район хуҗалыкларында көзге урып-җыю эшләре тәмам. Хәзер җирләрне туңга сөрүне төгәллисе калды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, райондагы көнбагыш басуларында да тынлык урнашты. 10 мең 269 гектарда игелгән әлеге культураны барлык мәйданнардан суктырып алдылар. Гектар көче – уртача 20 центнер.

Районда 45 мең 963 гектарда туңга сөрелергә, эшкәртелергә тиешле мәйданнарның 40 мең 570 гектар өлешеннән агрегатлар узган. Бу - тиешленең 88 проценты.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев