Чирмешән районында быел майлы җитен дә игәргә планлыйлар
Кояш көннән-көн күбрәк елмая, кырлардагы кар катламын “ашый”, димәк, язгы чәчүгә дә озак калмас. Районның күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре амбарларында орлыкларны калибрлый башладылар.
-Язгы чәчүгә 4819 тонна орлык кирәк, әлегә аның 4171 тоннасы гына тикшерү узды, - диде “Россельхозцентр”ның райондагы бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. – Амбарларга салынганы аннан да күбрәк (6431 тонна), тик аларның бер өлеше сыйфатлы түгел. Районыбыз кырларына чәчеләчәк орлыкларның 550 тоннасы (13 проценты) – суперэлиталы, 594 тоннасы – элиталы, 2563 тоннасы – репродукцияле. Ә менә 464 тоннасы массакүләм репродукцияле, аларын кичекмәстән сыйфатлы орлыкларга алмаштыру таләп ителә. Билгеле, мондый картайган орлык чәчеп яхшы уңышка өметләнеп булмый.
“БИО-АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы язгы чәчүгә әзер дияргә мөмкин, аларның орлыклары тикшерү узган.
“Әккәрәй” җәмгыятеннән әлегә орлыкларын тикшерүгә китермәгәннәр, алар сыйфатлы орлык юллау мәшәкатьләре белән йөри. Быел район кырларында эшләячәк яңа оешма – “Лидер – Трейд” җәмгыяте белгечләре дә орлыкларын белгечләргә алып килмәгәннәр. Бу җәмгыять Күтәмә авылы янында 1100 гектарда – арпа, 1600 гектарда көнбагыш игәргә ниятли.
Районда нибары 100-200әр гектар җирләре булган бәләкәй крестьян-фермер хуҗалыкларының күпчелегенең чәчүлек орлыклары массакүләм репродукцияле, аларны да яңартырга кирәк.
-Элиталы, ягъни сыйфатлы симәнә эзләп ерак йөрергә дә кирәкми, аларны райондагы “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җитештерә, - диде Фәнил Шәрипҗан улы. – 2024 елның көзеннән федераль дәүләт мәгълүмат системасы буенча эшли башладык. Райондагы 26 хуҗалык анда теркәлде, тик әле бүгенгә аларның җидесе генә эшли. Ягъни алар кайсы предприятиедә нинди орлык барын күреп тора, бу аларга кирәкле бөртекне сайлап алырга мөмкинлек бирә. Районда авыл хуҗалыгында барлыгы сигез җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, алты шәхси эшмәкәр, 21 крестьян-фермер хуҗалыгы эш алып бара.
Быел кырларда язгы бодай, арпа, солы игеләчәк, шулай ук 6603 гектарда – рапс, 13250 гектарда - көнбагыш, 100 гектарда – горчица, 600 гектарда – киндер, кукурузның 750 гектарын силоска, 280 гектарын орлык өчен үстерергә планлыйлар.
-“БИО-АГРО” җәмгыяте быел 2190 гектарда яңа культура - майлы җитен игәргә ниятли. Моның өчен 11 тонна орлык әзерләделәр, - диде Фәнил Шәйхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев