Чирмешән районында 17000 кош-корт асрыйлар
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында 17000 кош-корт асрыйлар

Районда барлыгы 6445 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 3105се авыл хуҗалыгы оешмаларында булса, 3340 башы шәхси хуҗалыкларга туры килә.

Район ветеринария берләшмәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, 4042 сарык һәм кәҗәләрнең күпчелеге (3342се) – шәхси йортларда. 354 атның – 50се, 17000 кошның 5000е  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә  асрала. Ә менә дуңгызлар (846), этләр (1005), умарталар (2175) бары шәхси хуҗалыкларда гына.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев