Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре рапс, арпа чәчүгә дә керешмәкче.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында дым каплатылырга тиешле 46 мең 99 гектар мәйданнарның яртысыннан күбрәк өлешендә әлеге эш башкарылган.
Зур хуҗалыклардан: “БИО-АГРО”да бу күрсәткеч 76, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – 73, “Әккәрәй”дә – 63, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә 55 процент тәшкил итә. Уҗымнар 8021 гектарда тукландырылган, тиешленең 88 проценты.
Нет комментариев