Чирмешән районы хуҗалыкларында көнбагыш басуларының 64,6 процентыннан уңыш җыелган
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында көнбагыш басуларының 64,6 процентыннан уңыш җыелган

Әлеге культура гектарыннан уртача 22,2 центнер уңыш бирә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, районда игелгән 10 мең 269 гектардагы көнбагыш басуларының 6 мең 638 гектарыннан бөртек суктырып алынган. Бу – тиешленең 64,6 проценты. “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Ильхан”, ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыять-ләрендә әлеге эш төгәлләнгән. Көнбагыштан иң зур уңыш “ЧИРМЕШӘНАГРО”да – гектарыннан 30 центнер.

Район хуҗалыкларында туңга сөрелергә яки эшкәртелергә тиешле кырларның 34 мең 134 гектары, тиешленең 74 процент өлеше “каралтылган”.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев