Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 майга алынган мәгълүматлар буенча, хуҗалыкларда язгы чәчү эшләре 14344 гектар мәйданда башкарылган, бу –тиешленең 33 проценты.
“ЧИРМШӘНАГРО” җәмгыяте механизаторлары чәчеләсе мәйданнарның 70 проценттан күбрәк өлешендә әлеге эшләрне төгәлләгәннәр. “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә дә чәчү планы 57,6 процентка үтәлгән. “Әккәрәй”дә бу күрсәткеч – 47,6, “Сөлчә”дә – 45,4, “БИО-АГРО”да 32,1 процент тәшкил итә.
Нет комментариев