Чирмешән районы хуҗалыкларында 196 трактор ремонтланган
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында 196 трактор ремонтланган

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 224 трактор исәпләнә, шуларның 196сы, ягъни 88 проценты ремонтланган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, киләсе язгы кыр эшләренә хуҗалыклар барлык 128 берәмлек чәчкечнең 122сен төзәтеп куйганнар. Башка тагылма агрегатларның-культиваторларның 98е, ягъни 93 проценты әзер. Тешле тырмаларның да 95 проценты осталар кулыннан узган.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев