Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән игенчеләре апрель яңгырларын яхшыга юрый

Районда апрель ае башында 18 мм явым-төшем яуган. Авыл хуҗалыгы белгечләре бу – кырларда җирләрнең тигез өлгерүе өчен идеаль һава торышы, диләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин әйтүенчә, бүген хуҗалыкларда  ашлама белән тукландырылырга тиешле 2422 гектар күпьеллык үлән мәйданнарының 918 гектары, ягъни 38 процент өлеше ашланган. Уҗымнарның 4032 гектары, тиешленең 43 процент мәйданнары да сый алган. Тукландыру эшләрен “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте кыска тотты. “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге күрсәткеч – 76, “Әккәрәй”дә – 61, “БИО-АГРО”да – 29 процент тәшкил итә.

Дым каплату агрочарасы районда барлыгы 46099 гектар мәйданда башкарылырга тиеш, шуның 4210 гектарыннан, ягъни 9 процент өлешеннән тырмалар узган. Бу эш “БИО-АГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.”, “Әккәрәй”, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә”, “Гатин Д.М.” хуҗалыкларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында яхшы оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев