Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәнлеләргә лейкоз авырулы мал өчен субсидия бирелә

Безнең районда, республикадагы кебек үк, мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыруы - актуаль тема. Терлектәге бу авыруны вакытында ачыклап, чирле һәм әлеге вирусны йөртүче маллардан вакытында котылганда гына көтүне савыктыруга өмет итәргә мөмкин.

Агымдагы елда республикада мөгезле эре терлекләрне лейкоздан дәвалау максатыннан махсус программа кабул ителде. Лейкоз белән авыручы яки лейкоз вирусы белән йогышланган сыерларларны терлек сую пунктына (ит комбинаты) тапшырганда, товарлыклы таналар сатып алуга, һәр башка  - 40ар мең һәм нәселле таналар алуга 50шәр мең сум күләмендә субсидия бирелә. Суелган маллар өчен акча хуҗаларында кала.

Лашмандагы сугым цехында бүгенгесе көндә лейкозлы 25 сыер суелган. Лейкоз – кан бозылу белән авыручы яки лейкоз вирусы белән йогышланган терлекне якын арада тапшырып, сәламәт сыерлар сатып алып, субсидия өчен документлар тапшыру сорала. Райондагы шәхси хуҗалыкларда да лейкоз авырулы сыерлар байтак икән.

Субсидия алу өчен түбәндәге документлар таләп ителә:

  • малларны сую пунктыннан (ит комбинаты) лейкоз белән авыручы яки лейкоз вирусы белән йогышланган сыерны кабул итүне раслаучы документ;
  • юридик заттан таналарны сатып алу турында килешү яисә товар-транспорт кәгазе;
  • авыл җирлегенә исәп-хисап реквизитларын күрсәтелгән гариза һәм сатып алу турында документлар тапшырырылырга тиеш;
  • дәүләт ветеринария берләшмәсеннән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыер асралуы һәм аның лейкоз авыруы яки лейкоз вирусы белән йогышланган булуын раслаучы белешмә.

Барлык кәгазьләрне авыл җирлеге Советына тапшырырга кирәк, субсидия исә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша биреләчәк.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев