Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә үләннәр дә өлгерде

“Әккәрәй”, “Сөлчә”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләрендә азык җыю техникасы эшкә керешергә әзер диярлек. Быел үләннәр яхшы үсә, кайбер урыннарда алар чабарлык та. Димәк, беренче уңышны җыя башларга вакыт җитте.

-Бөртек комбайннарын да тизрәк сафка бастыру сорала. Бу яктан “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “БИО АГРО” конкрет эш алып баралар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин.

Язгы чәчү төгәлләнде дип була, барысы 40 меңгә якын гектарда чәчкечләр узды. Күп участокларда шытымнар бик матур. “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “ӘККӘРӘЙ”, “Сөлчә”, “Күтәмә АГРОфирмасы”, “БИО АГРО”, “Серендеев Н.И.” җәмгыятьләрендә чәчүлекләргә яхшы бәя бирәләр.

Кызганыч, былтыр көз чәчеп калдырган уҗым культураларының 5 мең гектары гына тернәкләнде, 10 меңләп гектар өметсез дип табылды һәм ул урыннарны бозып, башка культуралар чәчтеләр.

Чәчтең дә бетте түгел, бүген чәчүлекләрне, аеруча бөртеклеләрне тәрбияләү дәвам итә. Башкалар белән чагыштырганда, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Әккәрәй”, “БИО АГРО” корткычларга, чүп үләннәренә, төрле авыруларга каршы химик препаратлар сибүне соңга калдырмыйлар. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыкларда бу эшкә керешмәгәннәр дә.

Тагын 6 меңләп гектарда чиста пар җирләрен эшкәртәсе бар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев