Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә көнбагыш чәчәләр

    “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте районда беренчеләрдән булып язгы чәчүгә кереште. Бу көннәрдә монда көнбагыш, солы, арпа һәм рапс орлыкларын җир куенына салалар.

    -Кырга чыкканга ун көн булгандыр инде, - ди механизатор Александр Шохин. – Әүвәл рапс өчен кыр әзерләдек. Бер чәчү агрегаты анда эшли.

    Бүген ул Сәләй янында көнбагыш чәчә. Монысы икенче кыр. Юл аркылы гына 200 гектарлы мәйданда бу культура чәчелгән дә. Механизаторлар, бер-берсен алмаштырып, техникаларын тәүлек буе диярлек эшләтәләр. Бер сменада 30-40 гектарда эш башкаралар. Шул вакытта 100 литрга якын ягулык сарыф ителә.

    -Иртәнге сәгать 6 дан кичке 6 га кадәр эшлибез, - ди Александр Леонидович. – Аннан соң икенче смена эшкә керешә. Мине Айрат Хөсәенов алмаштыра. Тракторны төшке аш вакытында гына ял иттерәбез. Ашны кырга ук алып киләләр. Бүген борчак ашы һәм макарон белән сыйладылар. Орлык, ягулык ягыннан тоткарлык юк. Ашламаны да кертә баралар.

    Сүз уңаеннан, Александр Шохин Иске Ко-тыштан ук килеп йөри. Урак вакытында комбайнга утыра. Әлеге җәмгыятьтә инде бишенче ел эшли икән. Тракторы да чагыштырмача яңа, өч еллык кына. Хезмәт хакын вакытында түлиләр. -Көн саен өч чәчү агрегаты эшли, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. – Җир әзер, дым бар чакта тизрәк чәчеп калырга тырышабыз. Барысы 800 гектар мәйданда арпа, 500 гектарда рапс, көнбагышның да яртысы, 400 гектар мәйданда, чәчелде. 950 гектарда уҗым культуралары тукландырылган.


    Район буенча алганда 3580 гектарда, ягъни тиешленең 9 процент өлешендә чәчү үткәрелгән. Бу өлкәдә “ЧИРМЕШӘНАГРО” иң алда, монда чәчелгән мәйданнар 1755 гектарга ук җыела, ягъни тиешленең 54 проценты кадәр. “БИО АГРО” көненә 500-600 гектарда бодай орлыклары күмдерә. Монда уҗым культураларын тукландыруны да озакка сузмадылар. “Ильхан” да темпны көчәйтә бара.

    Тиешленең яртысында, 26 мең 143 гектарда дым каплатылган.

    “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә язгы кыр эшләре башланмаган да, һаман техника төзәтәләр, орлык әзерлиләр, кыскасы, соңга калалар. “Әккәрәй”дә дә башкарылган эш күләме күп түгел.

    Кыр эшләренә – темп һәм сыйфат!

    Кадыйр Гомәров фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: