Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында язгы кыр эшләренә 245 трактор чыгачак

Быел район кырларына 245 трактор чыгачак, шуларның 25се куәтле чит ил техникалары. “Әккәрәй” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә өр-яңа  Бюлер тракторы чыгачак. Аны декабрь аенда гына алганнар.

Табигатьтә кыш, тик авыл хуҗалыгы эшчеләре инде күптәннән, җиң сызганып язгы чәчүгә әзерләнә. Бу мөһим компания башлануга бер ай чамасы вакыт калып бара.

-Быел чәчү өчен 7 мең 400 тонна сабанашлык культуралары орлыклары әзер, чыгышлары яхшы, икенче тикшерү үткәрә башладык. Күп хуҗалыклар элиталы орлыклар табыштыра, - диде  “Россельхозцентр” учреждениесенең Чирмешән бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. – Кукуруз орлыклары да вакытында кайтып җитәр. Рапс һәм көнбагыш орлыклары алу өчен контракт төзелгән, акчалары түләнгән, алар белән дә проблема булмас. Гомумән, 60 тонна техник культура орлыгы кирәк.

Районда барлыгы 71 мең 610 гектар сөрүлек җирләр исәпләнә, шуның 61 мең 958 гектарын бөртекле культуралар били, 8 мең 111 гектарында көзге бодай һәм арыш чәчелгән.

-Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм район хакимияте белгечләреннән төзелгән комиссия техникаларның төзеклеген тикшерә башлады, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. – Чәчү алдыннан республика Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгыннан килгән вәкилләр алдында да хисап тотабыз.

Техник күзәтү уздыруның графигы төзелгән, апрель уртасына кадәр райондагы  50ләп авыл хуҗалыгы оешмаларының (ШЭ, КФХ һәм эре оешмалар) барысында да техникалар тикшереләчәк.

-Тракторлар кырга чыгарга әзер, чәчү комплексларының кайберләрен бераз тәртипкә китерәсе калды, - ди районның дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы Радик Назыйров. – Районда барлыгы шундый 19 комплекс бар. Кырга чыкканчы барлык техникаларга техник күзәтү үткәрелә. 25 мартта, мәсьәлән, “ЧИРМЕШӘНАГРО” тракторларының әзерлеген тикшерәбез.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X