Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында язгы культураларның 70 проценты чәчелгән

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле тагын 11 мең гектарда бөртекле һәм техник культуралар чәчәсе бар. 30 мең гектарда орлыклар җир куенында.

Кыр эшләрендә “ЧИРМЕШӘНАГРО“ башкаларга үрнәк күрсәтә, монда чәчү төгәлләнде дә. Соңгы көннәрдә көнбагыш чәчтеләр. Инде чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерәләр.

Бүген шытымнарга кадәр тырмалау үткәрү дә мөһим, чөнки туфракта дым бик аз, аны сакларга кирәк.

“Сөлчә“, “Күтәмә АГРОфирмасы“ җәмгыятьләрендә дә чәчәсе мәйданнар күп түгел, ә менә “Камалов И.Р.“, “Тепсуркаев В.А.“, “Әккәрәй“, “Кара Чишмә“ хуҗалыкларында чәчкечләргә эш бик күп әле. “Био Агро“ җәмгыяте, ниһаять, чәчүдә яхшы оешты, көн саен уртача 800 гектарда орлыкларны җир куенына салалар. Бу эшне 4 мең гектарда гына башкарасы калган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X