Чирмешән районында умарталар да документлы булачак
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында умарталар да документлы булачак

Районда бал кортларына да документ бирә башыйлар. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе бердәм үрнәктәге паспортларга заказ биргән дә.

-Районда 179 умарталык, аларда дүрт мең оядан күбрәк умарта исәпләнә, - ди умартачылык һәм аквакультуралар буенча республика дәүләт учреждениесенең райондагы инспекторы Рәсыйх Шәфыйков. - Мондый документы булган хуҗа балын да сата, умарталары агуланганда, яки башка очракларда тиешле органнарга дәгъвасын да белдерә ала. Паспортны, акча түләгәч,  район дәүләт ветеринария берләшмәсендә бирәләр, ә мин мөһер сугам.

Бердәм үрнәктәге паспортта умарталык хуҗасы, урнашу урыны, умарталарның баш саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак.  Мондый документ һәр умартачылыкка  бирелә.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев