Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында тракторлар язгы кыр эшләренә әзер

Җаваплылыгы чикләнгән “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте инде бүгеннән язгы кыр эшләренә әзер дип була, аларда вак-төяк җитешсезлекләрне бетерәләр. Монда механизаторлар өчен дә уңайлы шартлар тудырылган, гаражлары, киенү-чишенү бүлмәләрендә хәтта идәннәре дә җылы, ашханә дә эшли башлаган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән әйтүләренчә, “Био АГРО”, “Әккәрәй”, “Күтәмә АГРОфирмасы”җәмгыятьләрен дә бу яктан мактап телгә алып була. Башка хуҗалыкларда исә эш башланып кына килә.

Бу көннәрдә район хуҗалыкларында үзара тикшерүләр үткәрелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашындагы  махсус комиссия язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карап, бәя бирә, җитешсезлекләрне күрсәтә. 

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 237 трактор исәпләнә, шуларның яртысыннан күбесе ремонтланган, ягъни язгы кыр эшләренә тракторлар паркы 94 процентка әзер. Кыр эшләрендә быел 21 универсаль чәчү комплексы катнашачак, аларның 19 сы ремонтланган. Чәчү агрегатларының да күбесе төзек.

-Кайбер хуҗалыклар техниканы көздән үк ремонтлап куйдылар, - ди идарәнең җитештерү – маркетинг бүлеге консультанты Радик Назыйров.

Бу язда районда 37 мең гектарга якын мәйданда чәчү үткәрергә планлаштырыла, 14 мең 510 гектарда уҗым культураларын тырмаларга һәм минераль ашламалар белән тукландырырга кирәк булачак.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X