Чирмешән районында кәҗә асраучылар 442 мең сум субсидия алачак
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында кәҗә асраучылар 442 мең сум субсидия алачак

Озакламый кәҗә хуҗаларына да  бу  малларны асрауга тотылган чыгымнарны өлешчә каплау өчен субсидия түләнәчәк. Якын көннәрдә  бу акчалар районга кайтачак.

Районда 882 савым кәҗәсе исәпләнә, шуларга 500 әр сум исәбеннән  442 мең сум субсидия каралган.  Сыер хуҗалары (1889 баш) сөтлебикәләр өчен субсидияне февраль аенда ук алган иде. Аларга 5 миллион 980 мең сум акча бирелгән.

Ат асраучыларның да исәп-хисап счетларына субсидия күчә. Районда  өч яшьтән зуррак 55 бия теркәлгән. Бу малларга барлыгы 165 мең сум субсидия түләнә.

Моннан  тыш, сыерларга ветеринар препаратлар сатып алган 1343 сыер хуҗасының исәп-хисап счетына 300 әр сумнан тулаем 402 мең 900 сум субсидия күчергәннәр.

Марат Гомәров фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев