Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында бөртеклеләр уңышын җыю төгәлләнде диярлек

Районның күмәк хуҗалыкларында һәм  фермерларда әлегә 3 мең 367 гектар мәйданда, ягъни тиешленең 25 процент өлешендә уҗым бодае һәм арыш чәчелгән.

Бу өлкәдә “Сөлчә” (монда тиешленең 88 процент өлеше, 450 гектар чәчелде) һәм “Тепсуркаев В.Ә.” җәмгыятләре (800 гектар, 80 процент) эшне озакка сузмыйлар. “ЧИРМЕШӘНАГРО” да тиз чәчә.

Көзге чәчү өчен уңайлы көннәр азаеп бара. Җир коры дип куркасы түгел, сентябрьдә яңгырлар барыбер булачак, димәк орлыкларны туфракка күмдерүне ашыктырырга кирәк, диләр белгечләр.

Бөртеклеләр уңышы җыеп алынды диярлек, дөрес, кайбер хуҗалыкларда әле тагын көнбагыш суктырасы калды. Җир сөрү дә игътибар сорый. “ЧИРМЕШӘНАГРО” әлеге эшне инде төгәлләде дә, ягъни пландагы кадәр җирне эшкәртеп тә куйдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев