Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында уракка әзерлек бара

"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында бу көннәрдә урып - җыюга әзерлек эшләрен төгәлләп киләләр. -Быел бертекле культуралар 1308 гектар чамасы мәйданны били, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. - Урып - җыю эшләрендә өч комбайн: "Нива", "Полесье", "Енисей" катнашачак. Комбайнчыларыбыз үзебезнекеләр. Александр Еферов, Василий Никифоров, Александр Иванов - тәҗрибәле, тырыш механизаторлар,...

"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында бу көннәрдә урып - җыюга әзерлек эшләрен төгәлләп киләләр.

-Быел бертекле культуралар 1308 гектар чамасы мәйданны били, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. - Урып - җыю эшләрендә өч комбайн: "Нива", "Полесье", "Енисей" катнашачак. Комбайнчыларыбыз үзебезнекеләр. Александр Еферов, Василий Никифоров, Александр Иванов - тәҗрибәле, тырыш механизаторлар, үз бурычларын яхшы аңлап, ел саен уракта вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр. Бүген егетләр комбайннарны ремонтлыйлар. Монда да төп эшләр бетте, вак-төяк кенә калып бара. Амбарлар да яңа уңышны кабул итәргә әзер.
Урак вакытында биредә ашханә дә эшлиячәк, механизаторларны кененә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлаячаклар. Эш нәтиҗәләре буенча премияләр дә каралган.
Николай Ильич әйтүенчә, авылда соңгы тапкыр яңгыр 30 июнь көнне булган, ә аңа кадәр 23 майда гына яуган. Игеннәргә кирәк чакта явым - төшем булмаганга, югары уңышка исәп тотмасалар да, үстерелгәннең бертегенә кадәр җыеп алырга кирәк дип белдерде фермер.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Серендеев уракка әзерлек