Чирмешән районында техникаларны язга әзерлиләр
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында техникаларны язга әзерлиләр

"Чирмешән АГРО"да һәм Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында тырмаларны төзәтеп, язга әзерләп куйдылар. Әлеге хуҗалыклар - техникаларын кышкы саклауга да шартына китереп бастыручылар. Бу яктан "Күтәмә АГРОфирмасы"нда аеруча нык тырышканнар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, әлеге эш райондагы барлык хуҗалыкларда башкарылган. Тик менә кайбер кечерәк фермерлар арасында техникаларын,...

"Чирмешән АГРО"да һәм Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында тырмаларны төзәтеп, язга әзерләп куйдылар.

Әлеге хуҗалыклар - техникаларын кышкы саклауга да шартына китереп бастыручылар. Бу яктан "Күтәмә АГРОфирмасы"нда аеруча нык тырышканнар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, әлеге эш райондагы барлык хуҗалыкларда башкарылган. Тик менә кайбер кечерәк фермерлар арасында техникаларын, кырдан ничек кайткан, шул килеш калдыручылар да бар. Иске Кадида бөртек комбайннарын чистартмаганнар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы Серендеев

Нет комментариев