Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында, 2020 елдагы белән чагыштырганда, сенаж запасы бик аз

Мал азыгы әзерләүдә “Сөлчә” хуҗалыгыннан үрнәк алырга була, монда планның 78 проценты күләмендә, ягъни 570 тонна печән, 800 тонна (20 процент) сенаж запаслары бар.

-Әле бүген дә берьеллык үләннәрдән (вика, солы, арпа кушылмасы) сенаж салабыз, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. -Чабасы участоклар байтак. Былтыргы кадәр үк булмаса да, кышка җитәрлек запас тупларбыз дип өметләнәм.

Сүз уңаеннан. “Сөлчә”дә үз эшчеләренә тулаем 120 тонна печән биргәннәр. Район буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3528 тонна печән (планның 76 проценты кадәр), 1575 тонна сенаж (6 процент) әзерләнгән. Былтыр бу вакытта сенаж базларына 8585 тонна яшел масса салынган булган. Башкалар белән чагыштырганда, печән “Әккәрәй”дә (331 тонна), “Гобәйдуллин И.Т.” (315), “Севастьянов С.А.” (130 тонна) хуҗалыкларында үзләренә җитәрлек тупланган. Кызганыч, корылык белән бәйле, әлегә шәхси хуҗалыкларда печән запаслары күп түгел. Быел, бу инде билгеле, фураж ягы да кысан булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев