Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быел Чирмешән районында 7946 гектарда уҗым культуралары чәчелгән

Быел район хуҗалыклары һәм фермерлар 7946 гектарда уҗым бодае һәм арыш чәчтеләр. Бу планлаганның (13 мең 570 гектар) 59 проценты кадәр.

Берничә хуҗалык уҗым культураларын иртә чәчүдән, коры һава шартларыннан шикләнмәде. Әйтик, “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыклары планлаган кадәр, ягъни 1100, 1000 гектарда көзге чәчү үткәрделәр, ә “Әккәрәй”дә – 1778 (132 процент), ә район буенча 7853 гектарда (план 13 мең 570 гектар иде). “Сөлчә” 500 гектарда орлыкларны күптән җир куенына салып өлгерде. Шөкер, уҗым бодае һәм арыш участокларында, яңгырлардан соң, матур шытымнар күренә.

Районда әле тагын 2111 гектарда көнбагыш уңышын суктырасы калды, ягъни барлык мәйданның 72 процент өлешендә комбайннар үтте дә.

27 мең гектарда, ягъни планлаганның яртысы кадәр җир эшкәртелде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев