Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балалар бакчаларына итне фермер китерә

Бүгенге көндә районда 15 гаилә фермасы бар. Шуларның бишесе, терлекләр асрауга төзегән бина өчен, дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияне алган. Райондагы фермерларның күбесе терлекчелек белән шөгыльләнә. Терлек азыгы белән үзләрен-үзләре тәэмин итәләр. "Низамов" (Түбән Кәминкә), "Ибәтуллин" (Лашман), "Айбатов" (Кармыш) гаилә фермалары язга төзелеш эшләре башлап җибәрәчәк. Иске Кадида Камаловларның гаилә фермасы...

Бүгенге көндә районда 15 гаилә фермасы бар. Шуларның бишесе, терлекләр асрауга төзегән бина өчен, дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияне алган.


Райондагы фермерларның күбесе терлекчелек белән шөгыльләнә. Терлек азыгы белән үзләрен-үзләре тәэмин итәләр.

"Низамов" (Түбән Кәминкә), "Ибәтуллин" (Лашман), "Айбатов" (Кармыш) гаилә фермалары язга төзелеш эшләре башлап җибәрәчәк.

Иске Кадида Камаловларның гаилә фермасы районда иң уңышлы эшләүчеләр рәтендә. Моннан өч ел элек оешкан хуҗалыкта 108 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 50се савым сыерлары. Бүген мондагы фермада сөт үткәргеч сузалар. Фермерлар киләчәктә маллар санын арттыру нияте белән яши. Алар төрле максатларга каралган субсидиядән дә файдаланган.

Камаловларда 8 кеше эшли. Гаилә фермасы ит сатып та керем ала. Камаловныкылар районның барлык балалар бакчасын ит белән тәэмин итә. Фермер хуҗалыгының 500 гектардан да артык җирләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined гаилә фермалары