Районның ЮХИДИ инспекторлары транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән тагын бер машина йөртүчене ачыклаганнар. Әлеге кагыйдә бозучы күрше Самара өлкәсе Шентала районыннан.
Район үзәгенең Совет урамында туктатылган ВАЗ-21099 йөртүчесенең - урта яшьләрдәге ир-атның документларын тикшергән вакытта аңардан ят ис сизелә, баксаң, алкоголь кулланган икән.
-Хәзер әлеге кагыйдә бозучыга 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.
фото: архив
Нет комментариев