Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Бәлага таручыларга ярдәм күрсәтелде

11 декабрь төнендә, төгәлрәге 00 сәгать 35 минутта, Чирмешән бердәм диспетчерлык пультына хәбәр керә - Әмир авылы янында Самарадан Пермьгә кайтучы "Мерседес Бенс - 0404" автобусы ватылган, төн уртасында салкын автобуста өшеп утыручы 51 пассажир ярдәмгә мохтаҗ. Районыбызның төрле хезмәтләре, төгәлрәге, 135-нче янгын часте, "Чирмешән АТП", "Татавтодор", ЮХИДИ һәм район...

11 декабрь төнендә, төгәлрәге 00 сәгать 35 минутта, Чирмешән бердәм диспетчерлык пультына хәбәр керә - Әмир авылы янында Самарадан Пермьгә кайтучы "Мерседес Бенс - 0404" автобусы ватылган, төн уртасында салкын автобуста өшеп утыручы 51 пассажир ярдәмгә мохтаҗ.


Районыбызның төрле хезмәтләре, төгәлрәге, 135-нче янгын часте, "Чирмешән АТП", "Татавтодор", ЮХИДИ һәм район җитәкчелеге бәлага таручыларга ярдәмгә ашыга. Бер сәгать эчендә 51 пассажир "Юбилейный" Боз сарае кунакханәсенә урнаштырылып, кайнар аш белән тәэмин ителгән. Икенче көнне аларны Пермьнән бүтән автобус килеп ала, кышкы юлда күңелсез маҗараларга очраган пассажирлар исән - имин кайтып җиткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән ярдәм