Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә сайлау көнендә Игелек ярминкәләре уза

Район үзәгендә сайлауларга килүчеләрне мәгариф хезмәткәрләре дә каршы алдылар. Алар якташларыбызга җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм төрле салатлар, уенчыклар тәкъдим иттеләр.

Кадет мәктәп-интернаты каршындагы мәйданчыкта Ульяновка, Яңа Элмәле авылларының һәм Чирмешәннең “Чишмәкәй”, “Каенкай” балалар бакчалары сәүдә итәләр.

-Үзебезнең бакчада үскән суган, кишер, алма тәкъдим итәбез. Ата-аналарга да рәхмәт, алар да әлеге игелекле эшкә кушылдылар, камыр ризыклары да пешереп килделәр, яшелчәләрдән ясалган салатлар да алып килделәр, - ди “Чишмәкәй” балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтова. – Сайлауларга килгән халык товарларыбызны бик теләп ала.

Игелек ярминкәләре бүген берничә ноктада уза: Чирмешән лицее, 2 нче Чирмешән мәктәбе һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкларда оештырылган. Анда җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга кирәк-яраклар алыр өчен тотылачак.

Гөлсирә Шәрифуллина, Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев