Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән мәктәпләре ярминкәдәге керемнәрен СВОга озата

Район үзәгенең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре коллективлары, әти-әниләр узган якшәмбе көнне ярминкәдә сатудан кергән акчаларын СВОдагы сугышчыларга ярдәм фондына тапшырачак.

-“Киштәләрдәге” барлык товарлар үз бакчаларыбыздан, хуҗалыкларыбыздан. Менә бу карбыз, кавыннарны да үзебез үстердек. Кызлар камыр ризыклары пешереп чыкты. Бүген шулай ук гөмбә, бал, хәтта виноград, кура җиләге үсентеләре дә саттык. Керемнәребез хәрби операция зонасындагы егетләребезгә бераз ярдәм булсын, - диде 1 нче Чирмешән мәктәбеннән сатучы әни Наталья Михляева.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова әйтүенчә, әлеге игелек ярминкәсе – бу уку елында икенче. Сентябрь башында районның барлык балалар бакчалары сату иткән. Алар 75 мең сумнан күбрәк җыелган керемнәрен СВОдагы сугышчыларга ярдәм фондына тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев