Чирмешәндә яңа суыртылган бал саталар
Ярминкәләр

Чирмешәндә яңа суыртылган бал саталар

Узган атнада Чирмешәндә оештырылган ярминкәдә яңа суыртылган бал да саттылар.

Әлеге татлы ризыкның өч литрлы банкадагасы уртача 1300 – 1500 сум тора. Чәчәк балы. Умартачылар әйтүенчә, кемдә ничектер, быел тулаем бал чыгышы яхшы.

Ярминкәдә кавын, карбыз, ит, яшь бозаулар, мәтрүшкә, каз түшкәләре, сөт, ит эшләнмәләре, кием-салым, каз, үрдәк бәпкәләре, чәчәк үсентеләре дә бар иде.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев