Юл хәрәкәте
-
Чирмешән районы автоинспекторлары иртәгә "Тоннель" операциясенә чыга
Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 23 апрельдә район үзәгендә “Тоннель” операциясе узачак.
-
Чирмешән автоинспекторы бәлага тарыган юлаучыларга булышкан
Трассада машиналары ватылып калган олы яшьтәге ирле-хатынлы, безнең район автоинспекторы ярдәменнән соң, юлларын янә дәвам иткәннәр.
-
Чирмешән юлларында быел 14 кеше автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән
Чирмешәндә тагын бер машина йөртүче руль артына исерек килеш утырып юлга чыккан. Инспекторлар аңа иртәнге 9да юлыга.
-
Чирмешән районында җәяүлеләрне тикшерәләр
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә җәяүлеләргә игътибарны арттырды. Кагыйдә бозучыларга штраф җәзасы бирелә.
-
Чирмешәнлене 500 сум өчен өч тәүлеккә ябып куйганнар
Чирмешәндә 500 сум штрафын түләмәгән бер ир-атны өч тәүлеккә кулга алганнар.
-
Чирмешән районында кайбер ир-атлар хатын-кызлар бәйрәмен нык “юганнар”
Узган март бәйрәмнәрендә районда ике ир-ат транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
-
Чирмешән юлында УАЗ ауган: аның пассажиры больницада
Күтәмә авылы янындарак, нефтьчеләрнең ДНСы тирәсендә, УАЗ (“буханка”) автомашинасы юл кырыена төшеп ауган. Анда имгәнгән пассажирны район үзәк больницасына озатканнар.
-
Чирмешән инспекторлары күп балалы гаиләгә автокресло бүләк итте
“Бала - төп пассажир” профилактик чара кысаларында Казанка авылыннан күп балалы Анастасия һәм Анатолий Мироновлар гаиләсе автокреслолы булды.
-
Чирмешән районында тагын ике машина йөртүче исерек килеш юлга чыккан
Районда тагын ике якташыбыз машина йөртү хокукыннан колак кагачак. Сәбәбе: алар руль артына алкоголь кулланып утырганнар.
-
Чирмешәндә бер машина йөртүчегә кырыс җәза яный
Район автоинспекторларына Әккәрәй юлында ВАЗ-21099 автомашинасын куып китәргә туры килгән. Аның йөртүчесенең качарга маташуы юкка булмый: шофер яхшы ук “салган”.
-
Чирмешән районы юлларында ун көндә 7 машина җимерелгән
Районның ЮХИДИ инспекторлары гыйнвар аеның тәүге ун көнендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 66 очрагын ачыклаганнар. Якташларыбыз, нигездә, куркынычсызлык каешларын тагарга, автомашиналарын иминиятләштерергә “оныталар” икән.
-
Чирмешән районында исерек шоферларны төнлә эләктергәннәр
Яңа ел каникулларында (1-10 гыйнварда) районның юл инспекторлары транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт машина йөртүчене ачыклаганнар. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән әйтүләренчә, әлеге шоферларның барысы да төнлә тәртип бозган.
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә имгәнгән хатын-кызны Әлмәт больницасына озатканнар
3 гыйнвар көнне Күтәмә борылышы белән Яңа Элмәле авылы арасындагы юл участогында өч автомашина бәрелешкән. Авариядә тән җәрәхәтләре алган пассажир хатын-кызны Әлмәт шәһәренә, больницага озатканнар.
-
Районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров - "Безнең Чирмешән" газетасының актив хәбәрчесе
Каршыга килүче машина йөртүчеләргә юлның уртасыннан “шәләй-вәләй” барган “ундүртле” машинасын, ул-бу булмасын дип, юл кырыена чыгып үткәрергә туры килгән. Аптыраган халык шикле автомашина хакында 112 хезмәте телефонына шалтыратып әйтә.
-
Чирмешән районындагы “Тоннель” вакытында 30 машина йөртүченең җидесе кагыйдә бозган
Узган җомга көнне Чирмешән районында ике сәгать дәвам иткән “Тоннель” операциясендә юл инспекторлары утыздан күбрәк машина тикшергәннәр, шуларның җидесенең шоферы кагыйдә бозган.