Юл хәрәкәте
-
Татарстан полицейскийлары һәм журналистлары исерекләр белән бәйле юл һәлакәтләрен профилактикалау эшен көчәйтәчәк
Татарстан машина йөртүчеләре руль артына исерек килеш ешрак утыра башлаган - моны Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары дәлилли. Коточкыч хәл: ел башыннан республикада автомобильләр белән исерек килеш идарә итүнең 7,1 меңнән артык факты ачыкланган.
-
Чирмешән автоинспекторлары автобусларга “бәйләнә”
Бүген районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре чираттагы профилактик чара үткәрде.
-
Чирмешән юлларында бер атнада өч исерек шоферны тоткарлаганнар
Узган атнада район юлларында автомашина белән исерек хәлдә идарә иткән өч машина йөртүче ачыкланган. Өстәвенә, аларның берсенә хулиганлык кылган өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.
-
Чирмешән янында юл һәлакәте: ике кеше имгәнгән
Узган атна ахырында район үзәгеннән Лениногорск ягына чыгып китү уңаендагы Кече Чегодай авылы янәшәсендәге юл чатында ике автомашина бәрелешкән.
-
Чирмешән районында “Ока” машинасын йөртүче “рекорд” куя
Район автоинспекторлары автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән тагын өч машина йөртүчене ачыклаган. Аларның берсенең шундый хәлдә инде өченче (!) тапкыр эләгүе.
-
Чирмешән шоферлары Сабан туенда исереп йөрмәгән
Районда үткән Сабан туе бәйрәме көннәрендә бер генә исерек шофер да ачыкланмаган. Тик бер якташыбыз, руль артына аек булмаган хәлдә утырып, автоинспекторларга бераз алданрак “эләккән”. Ул нәкъ шуның өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде.
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә ике пассажир хатын-кыз имгәнгән
Халык телендәге “Күтәмә борылышы” юл чатында ике автомашина бәрелешкән. Бер автомобильдә зыян күргән ике пассажир хатын-кызны Әлмәт больницасына озатканнар.
-
Чирмешәндә тракторларны тикшерәчәкләр
Районда тракторларның, аларның арбаларының, гомумән, үзйөрешле шундый техникаларның төзеклеген тикшерү буенча рейдлар оештырылачак.
-
Чирмешән автоинспекторлары питбайкта йөрергә рөхсәт итми
Гироскутер, сегвей, питбайк... Сәер яңгырашлы нинди генә замана техникалары юк хәзер. Җәйгә чыгу белән алар урамнарыбыз юлларында ешрак күренә башлый. Тик аларда хәрәкәт итүнең үз кагыйдәләре бар.
-
Чирмешән автоинспекторлары күп балалы гаиләгә автокресло бүләк иттеләр
Чирмешәнннән Прокопьевлар гаиләсе җәйнең тәүге көнендә бүләккә бирелгән яңа автокреслога ия булды.
-
Чирмешәндә Опель Шевролене бәрдергән
Район үзәгендәге Техническая һәм Титов урамнары киселешендә, “Кәрвансарай” сәүдә үзәге янындагы юл чатында, ике машина бәрелешкән. Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, автомашиналар яхшы ук җимерелсә дә, бәхеткә, авариядә җитди зыян күрүче юк.
-
Югары Кәминкә авылы янында җиңел машина әйләнеп капланган
Югары Кәминкә һәм Кызыл Яр авыллары арасындагы юл участогында LADA LARGUS автомашинасы әйләнеп капланган. Аның йөртүчесен һәм пассажирын Әлмәт больницасына озатканнар.
-
Чирмешән районында машина йөртүче берәүгә 200 мең сумга кадәр зур штраф яный
Май бәйрәмнәрендә Чирмешән районы юлларында автомашина белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт машина йөртүчене ачыклаганнар. Аларның берсен хәтта куып ук китәргә туры килә.
-
Чирмешәндә үткән 4 айда юлларда кагыйдәләрне бозган 945 йөртүчене тоткарлаганнар
Мәктәпләр янында автобус тукталышында юл билгеләре җитешми, җәяүлеләр кичүе ясау да мөһим. Район үзәгендәге “Ассорти” кибете каршында тортуар ясауны да озакка сузмаска кирәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең видеоконференция режимында узган утырышыннан соң бездә бу проблемалар да күтәрелде.
-
Чирмешән районында өч айда автомобиль йөртүче 148 кеше таныклыксыз калган
Агымдагы елның өч аенда район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда өчкә кимрәк. Бәхеткә, аларда һәлак булучылар юк, ә 2020 елның бу чорында бер кешенең гомере өзелгән булган.