Юл хәрәкәте
-
Быел Чирмешән районындагы юл һәлакәтләрендә өч кеше үлгән
Быелның узган унбер аенда (гыйнвар-ноябрь) район юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу былтыргы шул чордан (2019 ел - 20) 30 процентка кимрәк. Ә менә исерек шоферлар гаебе белән булган аварияләрдә яраланучылар ике тапкыр арткан.
-
Чирмешән районы юлларында аек булмаган шоферлар күбәйгән
Быелның узган унбер аенда районда транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән 65 машина йөртүче ачыклаган. Былтыр шушы чорда исә андый кагыйдә бозучылар ундүрткә кимрәк, ягъни 51 кеше теркәлгән булган.
-
Чирмешән юлчылары тәүлек әйләнәсе кизү тора
“Татавтодор”ның райондагы юл участогы 20 октябрьдән ике сменада эшли башлаган, ягъни алар тәүлек әйләнәсе кизү торалар.
-
Чирмешәндә “өске” светофор эшләми
Район үзәгендә, халык телендәге - “өске”, ягъни Титов һәм Техника урамнары киселешендәге юл чатындагы светофор утлары янмый.
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә “Лада” машинасы “буханканы” бәрдереп аударган
Кызыл Яр авылы белән Күтәмә юл чаты арасында 12 нче модель “Лада” автомашинасы УАЗ - “буханка” автобусын бәрдереп аудара. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән әйтүләренчә, “Лада”ның йөртүчесе исерек булган.
-
Чирмешәндә ике көн автомашиналарның пыялаларын тикшерәчәкләр
3 һәм 4 ноябрьдә район юлларында “Тонировка” операциясе үтә.
-
Чирмешән автоинспекторлары юлларда балалар хәрәкәтенә игътибарны арттырды
Мәктәпләрдәге көзге каникуллар белән бәйле, 2 нән 8 ноябрьгә кадәр район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренең күз уңында аеруча балалар булачак.
-
Чирмешәндә машина йөртүче утыз кешенең дүртесе кагыйдә бозган
Кичә, 29 октябрьдә, кичке 4тән 6га кадәр, район автоинспекторлары “Тоннель” операциясе үткәрде.
-
Чирмешән районында юл һәлакәте: машина йөртүче нык имгәнгән
Кичә Югары Кәминкә һәм Кызыл Яр авыллары арасындагы олы юлда “Хонда” автомашинасы әйләнеп капланган. Аның йөртүчесен, күрше Әлмәт районының Елховой авылы кешесен, Әлмәт больницасына озатканнар.
-
Чирмешәндә “тырнаклы” көпчәкле машиналар артты
Беренче карлар, тәүге бозлавыклар башландымы, районда юл-транспорт һәлакәтләре арта. ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай диләр һәм автомашиларга алдан ук кышкы көпчәкләр куярга киңәш итәләр. Хәер, машина йөртүче күпчелек райондашларыбыз бу хакта әйткәнне көтеп тормый. Игътибар итегез, соңгы көннәрдә юлларда “тырнаклы” тәгәрмәч куелган машиналар саны нык артты. Узган атнада районда беренче кар яугач, кайбер якташларбыз белән шушы темага сөйләшеп алдык.
-
Чирмешән районында юл һәлакәте: өч кеше имгәнгән
Район үзәгенең төньягында, Чирмешәнне урап уза торган юл чатында ике автомашина бәрелешкән. Әлеге авариядә тән җәрәхәтләре алган өч якташыбызны Әлмәт больницасына озатканнар.
-
Район автоинспекторларына чирмешәнлеләр ярдәме кирәк
Исерек яки шикле машина йөртүчеләр күрсәгез, районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторларына хәбәр итәргә мөмкин.
-
Узган 9 айда Чирмешән районында юл һәлакәтләрендә 3 кешенең гомере өзелгән
Агымдагы елның узган 9 аенда районда 11 юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән. Ел башыннан, материаль зыян белән, 131 һәлакәт теркәлгән. Болар әле юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе күрсәткечләре генә.
-
Соңгы ике айда чирмешән юлларында 14 исерек шофер тоткарланган
Быел район юлларында аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итеп тоткарланган 55 машина йөртүченең 10сы сентябрь аенда ачыкланган. Бер айга бу бик күп, диләр районның ЮХИДИ бүлекчәсендә.
-
Чирмешән районының Бәркәтә авылы юлларында өч исерек шофер тоткарлаган
Районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре узган атна ахырында, өч көн рәттән, берәр исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар. Кагыйдә бозучыларның өчесе дә Бәркәтә юлларында эләккән.