Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында өч айда автомобиль йөртүче 148 кеше таныклыксыз калган

Агымдагы елның өч аенда район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда өчкә кимрәк. Бәхеткә, аларда һәлак булучылар юк, ә 2020 елның бу чорында бер кешенең гомере өзелгән булган.

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча агымдагы елның беренче кварталында башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Шулай ук Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм райондагы спорт тормышы турында да мәгълүмат җиткерелде.

-ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре беренче кварталда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 685 очрагы ачыклады, инспекциябез хезмәткәрләре тарафыннан кузгатылган административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча, судлар тарафыннан, 148 хокук бозучыга карата транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды,  - диде үзенең чыгышында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкуров. – Бу вакыт аралыгында автомобиль белән исерек килеш идарә иткән 15 кеше тоткарланды (үткән елның шул чорында – 14). Кагыйдә бозучылар арасында машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган (3) һәм йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән хәлдә (4) кабат руль артына утыручылар да бар. Кагыйдә бозган җәяүлеләр дә (10 очрак) җавапка тартыла.

Быел балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Бу - “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” район профилактика бүлекчәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә эшләве нәтиҗәсе.

Юллардагы чокырларны ямауны, федераль һәм төбәк автомобиль юлларында юл билгеләрен яңартуны тизләтергә кирәклеген дә искәрттеләр утырышта. Яңа уку елы башланганчы мәгариф оешмалары янындагы җәяүлеләр юлларын яңартып буярга кирәк. Чирмешәндәге Титов урамында, “Ассорти” кибете янында, 30 метр арада тортуар ясау җаен да табасы иде, юкса биредә җәяүлеләр машина юлыннан йөрергә мәҗбүр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев