Сливадан кайнатма
Слива агачы мул итеп җимеш бирсә, бу рецепт сезнең өчен!
1 килограмм сливага 1,2 килограмм шикәр комы кирәк булачак. Сливаның төшләрен алып, урталай бүләргә һәм өстенә шикәр комының яртысын салып, төнгә калдырырга.
Иртән утка куеп, кайнап чыккач 5 минут пешерергә һәм суытырга. Тагын ике тапкыр шулай эшләргә. Өченче тапкыр кайнатканда калган шикәр комын кушарга. Слива йомшак булса, ике тапкыр кайнату җитә.
Кайнап чыгуга уттан алырга. Шикәре эреп беткәнче болгатырга һәм кайнар килеш банкаларга тутырып куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев