Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диспансеризация узган чирмешәнлеләрнең алтысында яман шеш табылган

Район табиблары әлеге медицина тикшеренүе авыруларны вакытында ачыкларга һәм дәваларга ярдәм итә диләр. Быел район буенча диспансеризация үтәргә тиешле 6046 кешенең 3825се әлеге тикшеренүне узган.

Профилактик тикшерү узарга тиешле 1201 райондашыбызның 684е бу эшне озакка сузмыйча башкарып куйган.

Быелның җиде аена мәгълүматларны район үзәк больницасыннан бирделәр.

-Диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган райондашларыбыз арасыннан 582сенең сәламәтлеге беренче төркемгә керә, ягъни алар – сәламәт. 719 кешенең сәламәтлеге – икенче төркем, 2278е – өченче А төркем, 460ы өченче Б төркем булуы ачыкланды, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – Райондашларыбыз чакырганны көтмәсеннәр иде, авыру “ишек шакыганчы” тикшеренү узу авыруларны вакытында дәваларга һәм кисәтергә ярдәм итә. Әйтик, маммография узган 1594 хатын-кызның 160ында патология ачыкланды.

Диспансеризация узгандагы тикшерүләр нәтиҗәсендә алты кешедә яман шеш ачыкланган. Ике кешедә – шикәр диабеты, дүрт кешедә – гастрит, ашкайнату органнарында – 8, кан әйләнеше органнарында – 65, тын юлларында – 5, эчәклекләрдә – 4, простата бизендә – 14 кешедә чирләр табылган, тагын 65 якташыбызда башка төрле авырулар ачыкланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев