Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән боксчылары яңа медальләр яуладылар
Чирмешәндә узган бокс буенча бишенче республика турнирында безнең район данын яклап чыгыш ясаган 25 яшь спортчының 23 се призлы урын яулады. Алар барысы да балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Емельянов шәкертләре.
-
Чирмешәндә бокс буенча бишенче ачык турнир уза
Универсаль спорт залында 14 районнан 100 дән артык боксчы көч сынашачак.
-
Чирмешәнгә боксчылар килә
28-31 март көннәрендә Чирмешәндә бокс буенча бишенче ачык турнир узачак. Ул Космонавтика көненә багышлана.
-
Чирмешәнлеләр хоккей турнирында җиңүчеләр
“Шешмаойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять идарә компаниясе призларына тугызынчы ел рәттән уздырылган торган хоккей турнирында районның “Корыч ябалаклар” командасы беренче булды.
-
Чирмешәндә билбау көрәше буенча ярышларда Алексеевск командасы беренче урын яулады
Чирмешәндә 2002 – 2004 елда туган кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча узган республика беренчелегендә кадетлар мәктәп-интернатыннан Александра Малышева, Лашманнан Алинә Хафизуллина һәм кадетлар мәктәп – интернатыннан Олег Максимов үз үлчәү категорияләрендә өченче урынга ия булдылар һәм бронза медаль яуладылар.
-
Республика көрәшчеләре Чирмешәндә бил алыша
Бүген һәм иртәгә Чирмешәннең универсаль спорт залында укучылар арасында билбау көрәше буенча республика беренчелеге уза.
-
Ивашкино боксчысын республика командасына алганнар
13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашып, алар арасыннан Александр Апалаев 2 нче урын яулаган.
-
Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә көрәш турниры узды
Нурлат, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яңа Чишмә, Чиремшән шәһәр һәм районнарыннан йөздән күбрәк көрәшче бил алышкан бу бәйгедә шактый зур составлы Чирмешән командасы җиңүче булды, Әлмәт көрәшчеләре – икенче, нурлатлылар өченче урында.
-
Чирмешән укытучылары полиция хезмәткәрләренә бирешмәделәр
Бик кызу булды узган атна ахырында район оешмалары арасында Чирмешәндә узган Спартакиадада. Әүвәлге бәйгеләрдә йөзеп, гер күтәреп, турникта тартылып спортчыларыбыз инде арыгандыр дигән идек. Юк икән шул, катнашучылар, әйтерсең, көчләрен иң ахырдан үткәрелгән аркан тартышуга яшереп калганнар диярсең.
-
Чирмешәндә спорт ярышлары ешая
Март аеның соңгы ике атнасында районда берничә зур спорт чарасы узачак.
-
Чирмешән районында волейбол буенча хатын-кызлар арасында чемпионатта 17 команда катнашты
Оешмалар һәм авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты тәмамланды.
-
Чирмешәндә шахмат буенча үткән турнирда сенсация дә булды
Марат Уразбаев район газетасы уздырган шахмат турнирының быелгысында да төп группада – ир-атлар арасында җиңүче булды, былтыргы уңышын кабатлады.
-
Чирмешән районында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча чемпионат җиңүчеләре билгеле
Волейбол буенча район чемпионатында ир-егетләр арасында “Энергия” (электр челтәрләре, күпфункцияле үзәк) командасы җиңү яулады, кубок һәм 15 мең сумга сертификат белән бүләкләнде.
-
Чирмешәндә шахмат турнирына әзерләнәләр
“Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан” газетасы редакциясе инде егерменче тапкыр шахмат турниры уздыра.
-
Чирмешәнгә килгән волейболчылар су кереп тә киттеләр
Чирмешән мөхтәсибәте Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мөселман ир-егетләре арасында республика күләмендә волейбол ярышы уздырды.