Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән спортчылары Аксубайдагы турнирда икенче булганнар
Аксубайда шахмат һәм шашка буенча үткән IX республика турнирында безнең район командасы икенче урын яулаган.
-
Чирмешән хоккейчылары Мәскәүдә уйнаячак
Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” командасы Бөтенроссия “RedBull Шлем и Краги” дип аталучы хоккей турнирының Әлмәттә узган төбәк этабында җиңү яулады. Хәзер безнең команда Мәскәүгә ярышка барачак.
-
Ульяновкадан 80 гә җитүче Борис Фляконтович чаңгы белән “дус”
Чирмешәннән 3 яшьлек Илмир Глүмов башланып кына килүче тормышында тәүге грамотасын алды. Узган атна шимбәсендә “Татарстан чаңгы юлы - 2019” кысаларында безнең районда үткән ярышта катнашкан бу иң яшь чаңгычыны бүләк белән дә сөендерделәр.
-
Чирмешән районында волейбол буенча ир-атлар арасында чемпионат җиңүчеләре 23 февральдә билгеле булачак
Авыл җирлекләре һәм оешмаларның ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты ярымфиналында уйнаячак командалар мәгълүм. Ә җиңүче титулы өчен көрәшне 23 февраль көнне дәвам итәчәкләр.
-
Чирмешән чаңгычылары “Җиде тирәк”кә җыела
“Татарстан чаңгы юлы – 2019” чаңгы ярышларының безнең райондагы бәйгесенә сәламәтлекләре буенча чикләүләре булмаган барлык теләүчеләрне чакыралар. Анда гаилә эстафетасы да оештырылачак.
-
“Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан” газетасы редакциясе инде егерменче тапкыр шахмат турниры уздырачак
Ел саен уртача 50-60 уенчы катнашучы әлеге дәрәҗәле бәйгене быел 2 мартта үткәрергә планлаштырабыз.
-
Чирмешәндәге стадионда чаңгы шуучылар күп
Кышкы каникуллар вакытында “Җиде тирәк” чаңгы базасына 100 дән күбрәк кеше чаңгы сорап мөрәҗәгать иткән.
-
Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатының лидерлары билгеле
Инде мәгълүм булганча, ноябрь ахырында район оешмалары, учреждениеләре, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт алган иде. Анда якынча 300 ләп уенчы туп суга. Җиңүче командалар 15 мең сум акчалата бүләк алачак.
-
Чирмешән кадетлары герой истәлегенә эстафета оештырды
Иске Яңа ел алдыннан районыбыз мәктәпләре укучылары якташыбыз, Советлар Союзы Герое И.Н. Коневның тууына 120 ел уңаеннан үткәрелгән чаңгы узышларында катнашты. Аны кадетлар мәктәп-интернаты оештырган.
-
Ивашкинолылар тагын беренче
Чистай шәһәрендә СССРның спорт мастеры М.М.Гыйльфанов истәлегенә бокс турниры узды.
-
Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре арасында узган ярыш кубогы Яңа Чишмәгә китте
Чирмешәндә җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә волейбол буенча спорт ярышында күчмә кубок Яңа Чишмә командасына тапшырылды. Полиция ветераннары арасында исә беренче урынны Чирмешән волейболчылары яулады.
-
Чирмешән районы егетләре Казанда да, Әлмәттә дә танылганнар
Декабрь башында Казанда узган бокс турнирында Ивашкино авылыннан Александр Апалаев - 13-14 яшьлекләр төркемендә, ә Петр Маркин 10-11 яшьлек яшүсмерләр арасында икенче урыннар яулаганнар.
-
Чирмешән шахматчылары Аксубайдан бүләкләр белән кайтканнар
В.А. Горбунов истәлегенә Аксубайда узган шахмат турнирыннан райондашларыбыз зур бүләкләр белән кайтканнар.
-
Ивашкино кызы Татарстан данын яклаячак
Ивашкино авылыннан Дарья Дякону Идел буе федераль округында бокс буенча узачак ярышларда Татарстан данын яклаячак.
-
Чирмешән районында волейбол чемпионаты кыза бара
Районның авыл җирлекләре һәм оешмаларның ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты дәвам итә.