Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә билбау көрәше буенча ярышларда Алексеевск командасы беренче урын яулады

Чирмешәндә 2002 – 2004 елда туган кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча узган республика беренчелегендә кадетлар мәктәп-интернатыннан Александра Малышева, Лашманнан Алинә Хафизуллина һәм кадетлар мәктәп – интернатыннан Олег Максимов үз үлчәү категорияләрендә өченче урынга ия булдылар һәм бронза медаль яуладылар.

Укучылар Спартакиадасы кысаларында узган әлеге ярышларда 23 районнан 300 гә якын яшь спортчы көч сынашты.

Безнең район данын тренерлар: Илгизәр Закиров, Рафик Гатин һәм Степан Хачатрян укучылары, барлыгы 35 көрәшче яклады.

Беренче көнне, нигездә, кызлар көрәште. Аксубай районыннан 9 нчы сыйныф укучысы Ольга Шугаеваны әтисе спортка 6 яшьтә җәлеп иткән. Ул 9 ел билбау көрәше белән шөгыльләнә. Ольга 2018 елны әүвәл Россия, аннан соң  дөнья беренчелегендә 2001-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында җиңү яулаган. Бүген дә  57 килограммлылар арасында җиңүче, алтын медаль призеры.

- Гомумән, спорт, физик яктан чыныктырудан тыш, кешедә рухи үсешкә йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә дөньяны күзаллау киңәя, үз-үзеңә ышаныч арта. Мин башка спорт төрләре белән дә шөгыльләндем, әмма нәкъ көрәшне үз иттем, - ди Ольга. – Ярыш алдыннан гел дулкынланам, ә келәмгә чыгып баскач, бөтен уйлар читтә кала, җиңү турында гына уйлыйсың.

Ярышка Алабуга, Яр Чаллы, Кукмара, Мөслим, Саба, Казан, Әлки, Мамадыш районнарыннан аеруча зур составлы командалар  килгәннәр иде.

-Чирмешәндә беренче тапкыр булуыбыз, - ди Мамадыштан көрәш мәктәбе тренеры Хәлим Гыйльманов. – Бик җылы кабул иттеләр. Ярышларны да югары дәрәҗәдә оештырганнар, күренеп тора, зур әзерлек эшләре башкарганнар. Чирмешәнлеләргә моның өчен рәхмәт. Ярышларга килгәндә, көчле командалар җыелган. Призлы урыннар алыр өчен нык тырышырга кирәк булачак. Кызлар күп катнаша. Безнең командада да бар алар. Соңгы вакытта гүзәл затлар да әлеге спорт төренә тартыла. Үземә бу бик ошап бетмәсә дә, нишлисең инде, кызлар белән дә шөгыльләнәбез.

Кызлар җиде авырлыкта иң көчлеләрне ачыкладылар. Пьедесталга күбрәк Алексеевск районны вәкилләре күтәрелде.

Егетләр арасында җиңүчеләрне ун төркемдә билгеләделәр.

-Финал ярышлары аеруча киеренке барды. Яшь көрәшчеләр бик яхшы әзерлекле, җиңүгә омтылышлары көчле иде, - ди ярышның баш хөкемдары, беренче категорияле судья Рәмис Вафин. – Күреп торасыз, секундантлар да хөкемдарлар белән гел ризалашмыйлар, үз фикерләрен белдерәләр. Шуңа күрә, төрле нокталардан видеокамералар белән төшереп баралар. Бәхәс килеп чыккан очракта, шунда ук видео карыйбыз да, ачыклык кертәбез.

Рәмис Вафин әйтүенчә, билбаулы көрәш —  көрәшнең бер  төре. Татарча көрәштән  аермалы буларак, монда  аяк белән көрәшү дә рөхсәт ителә.

Республика беренчелегенә командалар арасында беренче урынны Алексеевск спортчылары яулады. Зәй һәм Кукмара районнары көрәшчеләре – икенче һәм өченче урыннарда. Чирмешәнлеләрнең җиденче урынга чыгуы шулай ук зур казаныш.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә билбау көрәше буенча республика беренчелеге узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев