Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешәндә шахмат турнирына әзерләнәләр

“Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан” газетасы редакциясе инде егерменче тапкыр шахмат турниры уздыра.

Ел саен уртача 50-60 уенчы катнашучы әлеге дәрәҗәле бәйгене быел 2 мартта үткәрергә планлаштырабыз. Җиңүчеләр алты төркемдә (ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмер егетләр һәм кызлар,  мәктәп укучылары – малайлар һәм кызлар арасында) ачыкланачак.

Җиңүчеләрне бүләкләүдә, соңгы еллардагы кебек, игелекле якташыбыз - Түбән Камадагы “Татспецнефтехимстрой” трестының профсоюз комитеты рәисе Фәгыйль Гатиятов һәм башкалар булышлык күрсәтергә риза.

Турнир Яшьләрнең ял итү үзәгендә үтәчәк. Катнашучылар иртәнге сәгать 8 дән 9 га кадәр теркәлә. Үзегез белән шахмат такталары алып килегез.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев