Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанда һәм Татарстанның 16 районында яңа глэмпинглар төзеләчәк
Татарстанның 29 проекты 2025-2027 елларда капиталь булмаган модульле урнашу чараларын корып куюга РФ Икътисади үсеш министрлыгының сайлап алу бәйгесендә җиңде. Субсидияләрнең гомуми күләме 739,5 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән: 536,4 миллион сум – федераль бюджет чаралары, ә 203,1 миллион сум – республика бюджетыннан.
-
Татарстанда илкүләм проект кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә 2024 елдан Яшел Үзән районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат-йорт төзелеше алып барыла.
-
«Рәсем яса, Казан!»: Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге өлкәннәрне һәм балаларны бушлай рәсем дәресләренә чакыра
Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге «Рәсем яса, Казан!» коммерцияле булмаган проектын башлап җибәрә һәм якшәмбе көнне ачык һавада рәсем дәресенә чакыра. Иң кечкенә катнашучылар өчен балалар көннәре җәй буе үткәреләчәк.
-
Татарстанда ел башыннан «Пушкин картасы» белән 500 меңгә якын билет сатылган
Республикада «Пушкин картасы» программасыннан 333 800 катнашучы файдалана. 2025 елның беренче 4 аенда әлеге карта белән барлыгы 22 миллион сумга якынча 500 мең данә билет сатылган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча хатын-кызлар клублары эшли
Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре каршында 17 «Хатын-кызлар клубы» эшли.
-
Кырларда эшлекле очрашулар
Агросәнәгать комплексында дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеге күбесенчә мөһим авыл хуҗалыгы кампанияләрен – чәчү һәм урып-җыю эшләрен уздыруны анализлауның һәм кабул ителә торган карарларның төгәл булуына бәйле.
-
Татарстанда 3 меңнән артык студент илкүләм проект буенча бушлай эшче һөнәрләргә укытыла
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына ярашлы рәвештә, эшче һөнәрләр һәм хезмәткәрләр вазифалары буенча профессиональ укытуның язгы этабы тормышка ашырыла. Быел яз 3,3 меңнән артык егет һәм кыз бушлай өстәмә белгечлекләр алачак. Бу турыда Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча йөзләгән ишегалды, дистәләгән парк төзекләндерелә
Татарстанда иҗтимагый урыннарны һәм ишегалларын төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү старт алды. Ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча ел азагына кадәр 34 ФАП төзеләчәк
Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча 2025 елда 19 муниципаль берәмлектә барлыгы 34 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Халык инспекторы» уңышлары
«Халык инспекторы» кушымтасының яңартылган версиясе эше нәтиҗәләре аның нәтиҗәле булуын исбатлады.
-
Татарстанда абыйлы-сеңелле ике бала поезд астында калып һәлак булган
Балалар шундук җан биргән. Кичә Казанда кичке алтылар тирәсендә Дәрвишләр станциясендә электр поезды 10 һәм 11 яшьлек ике баланы бастырган.
-
Татарстанда быел илкүләм проект буенча 200 километрдан күбрәк автоюллар ремонтланачак
Татарстанда 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 километрдан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китереләчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 2800 га мәйданда урманнар торгызылачак
Татарстанда 2025 елда 2800 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре планлаштырыла. Алар «Экологик иминлек» илкүләм проекты «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак.
-
Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча конкурс старт алды
Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына ярашлы нигездә 2025-2027 елларда модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары төзүгә субсидияләр тәкъдим итү өчен конкурс игълан итте.
-
Татарстанда балалар агуланган
Казанның “Дуслык” үзәгендә балаларның агулану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.