Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Чиста булачак» экологик хәрәкәтендә 10 меңнән артык кеше катнашты
Казанда «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистларын бүләкләделәр. Быел республикада экологияне саклау темасына багышланган 500дән артык дәрес үткәрелгән, ә бу экологик хәрәкәт оешканнан бирле сигез елда аларның гомуми саны 1,2 меңгә җиткән. Шулай ук 1 меңнән артык өмә уздырылган. Әлеге чараларда 10 меңнән артык кеше катнашкан, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.
-
Татарстанда 1000 якын әти бала карау ялын рәсмиләштергән
Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый ял рәсмиләштергән.
-
Рөстәм Миңнеханов Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне уңаеннан видеоязма форматында котлау куйды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне уңаеннан видеокотлау куйды.
-
Татарстанның 66 мәктәбендә яңа уку елы башыннан «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды
Яңа уку елы башыннан Татарстанның авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 66 мәктәптә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре эшли башлады.
-
Татарстан эшмәкәрләре ярдәм программалары буенча 50 млрд сум җәлеп иткән
2023 ел башыннан Татарстан эшмәкәрләре төрле программалар аша дәүләттән 50 миллиард сумлык ярдәм алган. Төгәлрәге: федераль программалар буенча 45 миллиард сум, ә республика программалары буенча 5,5 миллиард сум. Бу мәгълүматларны ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов Төбәк белән идарә итү үзәгендә узган туры эфирда хәбәр итте.
-
Бүген Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Бүген Татарстан Рәисе республиканың Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
-
Татарстан абитуриентлары өчен булачак профессияләрнең электрон навигаторы эшли
Фәнни белгечлекләр навигаторы Наука.рф – «Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы» сайтында эшли башлады. Аның бурычы – тормышын фән белән бәйләргә теләгән абитуриентларга һәм барлык кызыксынган кешегә фәнни белгечлекләр турында мәгълүмат табарга ярдәм итү.
-
Казан Кирмәнендә заманча татар мәдәнияте фестивале узачак
30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Көне буена монда ике сәхнәдән — Зур һәм Кече — музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак. Барысы турында аерым — түбәндә сөйлибез.
-
Республикада эшмәкәрләр сәүдә итү өчен яңа ярдәм чарасы булдырылды
Республикада маркетплейсларда сәүдә итәргә теләгән компанияләргә ярдәм итү өчен яңа чаралар тәкъдим ителә. Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан әзерләнгән.
-
Татарстанда быелның җиде аенда 517 меңнән артык кеше диспансеризация узган
Быелның җиде аенда Татарстанда 517 674 кеше диспансеризация үткән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге сан быелгы планның 101,6 процентын тәшкил итә.
-
Илкүләм проектка ярты елда икътисадның чимал булмаган тармакларының 227 предприятиесе җәлеп ителгән
Татарстанда ярты ел эчендә икътисадның чимал булмаган тармаклары предприятиеләренең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына җәлеп ителү планы арттырып үтәлде. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча илкүләм проектка 227 предприятие җәлеп ителгән, план күрсәткече – 204 предприятие. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.
-
Дәүләт эшмәкәрләргә тышкы реклама урнаштыруда ярдәм итәчәк
«Минем бизнес» үзәкләрендә эшләрен яңарак башлаган эшкуарларга ярдәм итү чарасы буларак тышкы реклама урнаштыру мөмкин. Һәр эшмәкәргә, реклама счетына кимендә 1 сумга тулыландырганда, 10 мең сум бонус һәм реклама дизайнын бушлай эшләү мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
-
Татарстан эшмәкәрләре электрон документ әйләнеше сервисына бер ел бушлай керә алачак
Татарстанда электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итү ачылды. Әлеге сервистан бер ел буе файдаланырга рөхсәт ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.
-
72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Үзем дә көтмәдем»
Нурлат районының Мамык авылында яшәүче 79 яшьлек Ильяс Фәхретдиновның кызы Айнур быел мәктәпкә укырга керә. Бу хакта ишеткәч, гаҗәпләндек тә, сокландык та. Шушы яшендә егет булып калган Ильяс абыйны эзләп таптык.
-
Татарстан берничә айда 70 тоннадан күбрәк электроломны эшкәртүгә җибәргән
2022 елның сентбярендә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология акциясе старт алганнан соң, Татарстан 70 тоннадан артык электролом җыеп, эшкәртүгә җибәргән. Бу хакта ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы хәбәр итә.