Казанда следж-хоккей буенча ветераннар турниры узачак
17 августта Казанның Спорт сараенда махсус операция ветераннары арасында следж-хоккей буенча «Өчлек турниры» үтәчәк. Татарстан, Марий Эл һәм Түбән Новгородтан 30 спортчы катнашачак.
«Ватан сакчылары» фонды ярдәмендә оештырылган турнирның максаты – ветераннарны спорт аша җәмгыятькә кушу. Татарстан Спорт министры урынбасары Илдар Садриев әйтүенчә, мондый ярышлар паралимпия хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итә.
Республикада махсус операция ветераннары өчен төрле спорт чаралары үткәрелә, шул исәптән Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстан Рәисенең Спорт Кубогы».
Бүгенгә йөзү, өстәл теннисы һм нардлар буенча өч турнир узган инде. Алга таба армрестлинг, соңыннан волейбол, утырып волейбол уйнау, футзал, ядрә ату ярышлары көтелә. Кубокның үзенчәлеге – монда инвалидлыгы булган кешеләр генә түгел, ә чикләүләре булмаганнар да катнаша ала. Һәр турнирда якынча 60 ветеран катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев