Проблема бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбер чирмешәнлеләр чүплекнең кайда икәнен белми
Район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесенә су суыртып алынучы каптаждан ерак та түгел урынга әллә ничә олау чүп илтеп актарганнар. Кайбер чирмешәнлеләр каты көнкүреш полигонына да юлны белми бугай, чүпләрен янәшәдәге посадкага гына ташлап калдыру - табигатькә хөрмәтсез караш билгесе. Төягән калдыкларыңны тагын йөз метр чамасы арырак, чүплеккә кадәр илтү кыен, күрәсең?!...
-
Кара Чишмәдә мунча янган
Бу авылның бер хуҗалыгында чыккан ут агач мунчаны яраксыз иткән һәм абзар түбәсенә зыян салган. Белгечләр янгын электр үткәргечләрдәге кыска ялганыштан чыккан дип фаразлый. -25 апрельдән 15 майга чаклы республикада янгынга каршы аерым режим кертелде. Шуңа да карамастан, ярамаганын белә торып, халык арасында чүп, үлән яндырулар бар. Районда дүрт кеше...
-
Туган авылым - Утыз Имән өчен борчылам
Татарстанда авылларны комплекслы үстерү программасын кабул итәргә кирәк. Салаларны саклар өчен, мәктәп, клуб, медпункт, кибет таләп ителә, диләр, ләкин әгәр төзек юллар, эш юк икән, халыкны инде мәҗбүри калдырып булмый. Яшьләр авылда төпләнмәсә, балалар тумаса, мәктәпләрнең дә, клубларның да кирәге калмый, дигән фикер әйткән иде ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният,...
-
Чирмешәндә баганалар кыйшайган
Район үзәгендәге электр баганаларының кайберләре кыйшайган хәлдә, юл билгеләре куелган баганаларның да байтагын турайтып куясы бар. Урамнарда газүткәргеч линияләр торбалары һәм аларның терәк баганаларының бер өлеше күптән күгәргән, буяганны көтәләр. Кайбер, тирәсе ташландык иске йортлар да авылны һич бизәми. Андыйлар Амур ягында бик күп, Яшьләр, Төньяк, Макаринский, Мәктәп урамнарында юллар...
-
Түбәнчегодайлыларга борчылырга урын бар
Март аенда каты-көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән 35 сум түләргә, дип квитанция китерделәр, әллә бу хезмәтнең бәясе арттымы? Аннан соң, Түбән Чегодай авылының Тукай урамына үткән көздә, вак таш түшәп, юлны ныгытканнар иде, тик аны урамның очына кадәр җәймәделәр. Түбән Чегодай авылы халкы. Әлеге сорауның беренче өлеше буенча Чирмешән...
-
Түбән Чегодай тыкрыкларында иске техника таралып ята
Түбән Чегодай зираты ялт итеп тора. Авыл халкының күмәк тырышлыгы белән биредә карт агачларны кистеләр, алар ышыклау полосаларында гына калган. Авыл урамнарының зур өлеше чиста, йортлар каршында да кышкы чүп-чар җыеп алынган. Әмма тыкрыкларда, бакчалар башында кирәксез, иске техника, агач күп, таралып ята, ауган һәм кыйшайган коймаларны да төзәтү кирәк....
-
Интернет куркыныч тудырмасын
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе утырышына кабат, балалары тормышына куркыныч тудыручы ата-аналар чакырылды. Утыз Имәннән З. атналар буе эчеп йөри, хатыны һәм балалары тормышына куркыныч тудыра, начар үрнәк күрсәтә. Әти кеше үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлый, бу гадәтен ташларга ышандыра. Ул комиссия утырышына беренче тапкыр гына...
-
Чирмешән районында алкоголь сату даими контрольда
Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен Эчке эшләр министрлыгы, дәүләт алкоголь инспекциясе, авыл җирлекләре башкарма комитетлары да контрольдә тоталар. Февраль аенда гына да районда бу өлкәгә кагылышлы 16 тикшерү уздырылган. Әлеге рейдлар вакытында алкоголь эчемлекләре сатуда тәртип бозу очраклары ачыкланмаган. "Халык контроле"нә дә үткән айда районнан бу хакта шикаятьләр кермәгән. Районда...
-
Югары Чегодайда яшәүче “ялганчы” штраф түләячәк
Югары Чегодай авылында өй яна дип, ут казасына ике янгын сүндерү машинасы, полиция хезмәткәрләре, "Ашыгыч ярдәм", электрчылар, газчылар барган. Тик әлеге чакыру ялган булып чыга. Болай тупас шаяручының эзенә төшкәннәр, хәзер аңа штраф җәзасы яный. -Моннан тыш, янгын сүндерү машиналарын быел өч тапкыр кузгаттык: Шешминкада ут өйнең түбәсенә, верандасына зыян...
-
Алдакчылар "кармагына" эләкмәгез
Республикада "Сак булыгыз - мошенниклар!" акциясе бара. 15 февральдән 12 мартка кадәр дәвам итәчәк бу акциянең максаты - халыкны алдакчылар кармагына эләгүдән саклап калу. Агымдагы елда бер райондашыбыз мошенниклар корбаны булган да - чирмешәнленең кәрәзле телефоныннан акчасын чәлдергәннәр. 2016 елда 5 райондашыбызны мошенниклар "төп башына утырткан", шуларның 3сенең банк картасын...
-
Сыра өчен – 1500 сум штраф
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы яхшы хәбәр белән башланып китте. Дүрт ел әбисе тәрбиясендә яшәгән малай әтисе гаиләсенә кайтарыла, Чирмешәнле С. ата хокукын кире торгызу өчен документлар әзерли. Ә менә Түбән Кармалкадан Д.ны ана хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар туплана. Балаларны гаиләдән алганнар да. 2012 елда бер гаиләгә...
-
Чирмешән районындагы янгыннарның күбесенә электр үткәргечләрдәге төзексезлекләр сәбәпче
Быел районда янгын бер торак йортка һәм каралты-курага зыян китерде. Ике очракта да ут казасына - электр үткәргечләрнең төзек булмавы сәбәпче, ди белгечләр. Узган елдагы райондагы янгыннарның яртысыннан күбрәгендә дә нәкъ менә электр "гаепле". Электр үткәргечләрдән янгын ни сәбәпле чыга? Беренчедән, "начар контакт" - окисьлашу, яисә механик бушау сәбәпле, үткәргечләр...
-
Товарны чексыз кире алалармы?
Өч көн элек күлмәк сатып алган идем, тик аның чегы сакланмаган. Товарны чексыз гына, 14 көн эчендә, кибеткә кире кайтарып буламы икән? Надежда. Әлеге сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгеч-эксперты Лилия Мортазина җавап бирә: -Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законы товарны ике атна эчендә кайтарып бирү хокукы бирә. Сезнең...
-
Чирмешән районында узган ел урамда йөрүче 140 эт тотылган
Узган елны район үзәк больницасының хирургия бүлегенә төрле хайваннардан зыян күргән (45се этләрдән) 60 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Мондый очраклар Чирмешәндә, Лашманда, Түбән Чегодайда, Шешминкада һәм башка кайбер авылларда теркәлгән. Авылларда узган халык җыеннарында да сукбай этләр проблемасын күтәрделәр. Урамнарда иркенләп йөргән этләр өеренә каршы чыгарга балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр...
-
Ярминкәдә ни өчен Чирмешән ипие сатмыйлар?
Район үзәгендә еш узучы ярминкәгә кайлардан гына килмиләр. Товар саталар, акча белән китәләр. Кондитер ризыклары да күп була. Кызганыч, анда үзебезнең Чирмешән эшләнмәләре, ипи дә сатмыйлар. Югыйсә, әлеге продукциягә сорау бар, булачак. Сания. Әлегә мәсьәлә буенча "Чирмешән ипи комбинаты" директоры Кәлимулла Мәслахов редакциягә түбәндәгечә җавап бирде: "Бүген безнең комбинатта ике...