Туган авылым - Утыз Имән өчен борчылам
Татарстанда авылларны комплекслы үстерү программасын кабул итәргә кирәк. Салаларны саклар өчен, мәктәп, клуб, медпункт, кибет таләп ителә, диләр, ләкин әгәр төзек юллар, эш юк икән, халыкны инде мәҗбүри калдырып булмый. Яшьләр авылда төпләнмәсә, балалар тумаса, мәктәпләрнең дә, клубларның да кирәге калмый, дигән фикер әйткән иде ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният,...
Татарстанда авылларны комплекслы үстерү программасын кабул итәргә кирәк. Салаларны саклар өчен, мәктәп, клуб, медпункт, кибет таләп ителә, диләр, ләкин әгәр төзек юллар, эш юк икән, халыкны инде мәҗбүри калдырып булмый. Яшьләр авылда төпләнмәсә, балалар тумаса, мәктәпләрнең дә, клубларның да кирәге калмый, дигән фикер әйткән иде ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Мин ул программа кайчан булыр, аны очлап чыгарга көчебез җитәрме дип борчылам. Әллә бу бөтенләй хыял булып кына калырмы: күңелдә бер дә өмет, ышаныч сизелми. Авылны торгызу, үстерү программалары бар, тик аларның берсе дә төпле, нәтиҗәле генә эшләп китә алмады, чөнки гаделсезлек, урлашу заманында җитәкчеләрнең кайберләре - эресе-вагы үз ягын гына карый.
Авылларның хәлләре шәптән түгел. Алар картая, зират капкаларыбыз ешрак ачыла башлады. Беренче чиратта бигрәк тә перифериядә, "тупик"та урнашкан авылларга ярдәм бик кирәк. Ул авыллар тизрәк тезен чүгә, сүнә бара.
Минем булачак программага кагылышлы ике тәкъдимем бар.
Беренчесе - халыкны гаделсезлектән, талаудан саклау өчен, "Халык контроле" эшен авылларда рәсми рәвештә башлап җибәрүнең уңай нәтиҗәсе булыр. Кеше хакына, кеше өлешенә керергә теләүчеләр саны күпкә кимер иде. Авыллардагы депутатлардан әлләни файда юк, аларның күбесе бюджетниклар, кушканны үтәүчеләр генә.
Икенчедән, перифериядә "тупик"та яшәүче, эшсез авыл халкына иң әүвәл матди ярдәмне кечкенәдән башларга, ягъни бу ярдәмне хуҗалык, йорт кирәк-ярагына кулланыла торган суны бушлай итүдән гыйбарәт.
Әлбәттә, бу эшләрне ерып чыгарга җиңел булмас әле, чөнки бюрократик киртәләр җитәрлек.
Габдерәхим Утыз Имәни туган безнең авылны гына алыйк. Заманында 500 йортлы, гөрләп торган бу авылда хәзер бары 160 йортта гына кеше яши. Авыл "тупик"та урнашкан, Чирмешәнгә бездән 30 километр ара. Эш юк. Юллар начар. Автобуслар йөрми. Авылда яшьләр бик аз, кайсы-кая китеп беттеләр. Быел беренче сыйныфка керүче бер бала да юк. Олырак сыйныфта укучы балаларны Ульяновка авылы мәктәбенә сикәлтәле юлдан машина белән йөртәләр.
Нефтьчеләр авылыбыз кырларында күптән эшлиләр, китәргә җыенмыйлар, чөнки авылыбыз нефть "чокыры" өстендә утыра икән. Кырларыбызда көне-төне 200гә якын качалка эшләп тора. Моннан ярдәм генә "тәтеми". Нефтьчеләр салган экологик зыян исәнлегебезне умыра, кимерә бара.
Самат Ризванов.
Утыз Имән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев