Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында узган ел урамда йөрүче 140 эт тотылган

Узган елны район үзәк больницасының хирургия бүлегенә төрле хайваннардан зыян күргән (45се этләрдән) 60 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Мондый очраклар Чирмешәндә, Лашманда, Түбән Чегодайда, Шешминкада һәм башка кайбер авылларда теркәлгән. Авылларда узган халык җыеннарында да сукбай этләр проблемасын күтәрделәр. Урамнарда иркенләп йөргән этләр өеренә каршы чыгарга балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр...

Узган елны район үзәк больницасының хирургия бүлегенә төрле хайваннардан зыян күргән (45се этләрдән) 60 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Мондый очраклар Чирмешәндә, Лашманда, Түбән Чегодайда, Шешминкада һәм башка кайбер авылларда теркәлгән.

Авылларда узган халык җыеннарында да сукбай этләр проблемасын күтәрделәр. Урамнарда иркенләп йөргән этләр өеренә каршы чыгарга балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә курка.
-Соңгы елларда район үзәгендә хуҗасыз этләрне тоту белән, килешү нигезендә, Нурлат шәһәрендә яшәүче бер эшмәкәр шөгыльләнә, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Узган елны ул безнең авыл җирлеге территориясендә 60 этне тоткан иде. Быел да аңа заявка бирелде, ул якын көннәрдә тагын килергә тиеш.
Сукбай этләр проблемасы кайбер авылларда да кискен тора, урамда йөрергә куркыта, этләр кош - кортларга да һөҗүм итәләр, дип зарланучылар да бар.
-Былтыр район буенча 140 эт тотылды, - ди Нурлаттан Тимофей Ермолаев. - Район үзәгендә генә түгел, авылларда да эшләдем. Быел да авыл җирлекләре башлыклары чакырса, барабыз, әлеге проблеманы хәл итүдә булышачакбыз. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтергә кирәк, хуҗалы этләр муен каешы тагылган килеш йөрергә тиеш, андый этләргә тимибез, икенче яктан, хуҗалар үзләренең йорт хайваннарын бәйдә тотарга бурычлы.
Хуҗасыз этләрнең артуына китергән берничә сәбәп бар. Нигездә, кешеләр әүвәл эт баласы алалар да, берничә айдан ук аларны карауның мәшәкатьләре туйдыра һәм эт урамда кала. Кайбер очракта чирләп киткән хайванны да урамга чыгарып җибәрәләр.
-Тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, әйтик, кешенең, эте яисә мәчесе чирләп китә, дәваларга мөмкинлек булмый, мондый очракта безгә мөрәҗәгать итә аласыз, - ди ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мостафин. - Без аларны карыйбыз, тикшерәбез һәм врач күрсәтмәсе буенча дәвалау булышмаса, авыру хайваннар үлемгә (эвтаназиягә) дучар ителә. Бу процедурага бер-ике минут вакыт китә. Белешмәләр өчен телефон 2-51-70.
Гүзәл Шафикова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хуҗасыз этләр