Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Түбәнчегодайлыларга борчылырга урын бар

Март аенда каты-көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән 35 сум түләргә, дип квитанция китерделәр, әллә бу хезмәтнең бәясе арттымы? Аннан соң, Түбән Чегодай авылының Тукай урамына үткән көздә, вак таш түшәп, юлны ныгытканнар иде, тик аны урамның очына кадәр җәймәделәр. Түбән Чегодай авылы халкы. Әлеге сорауның беренче өлеше буенча Чирмешән...

Март аенда каты-көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән 35 сум түләргә, дип квитанция китерделәр, әллә бу хезмәтнең бәясе арттымы? Аннан соң, Түбән Чегодай авылының Тукай урамына үткән көздә, вак таш түшәп, юлны ныгытканнар иде, тик аны урамның очына кадәр җәймәделәр.

Түбән Чегодай авылы халкы.


Әлеге сорауның беренче өлеше буенча Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева болай җавап бирде: "Бу айда бердәм исәп-хисап үзәге ялгышлык җибәргән, киләсе айда бу түләүләр исәпкә алыначак. Түбән Чегодайда яшәүчеләр дә, җыенда килешенгәнчә, чүп җыйган өчен чирмешәнлеләр кебек, бер кешегә айга 20 сум 77 тиен түли."

Хатның икенче өлеше уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Минһаҗевның җавабы мондый: "Үткән ел Тукай урамында башкарылырга тиешле эш төгәлләнде, быел кабат бу урамга юлчылар килмәячәк. Киләчәктә ничек булыр, бу әлегә билгеле түгел."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined