Интернет куркыныч тудырмасын
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе утырышына кабат, балалары тормышына куркыныч тудыручы ата-аналар чакырылды. Утыз Имәннән З. атналар буе эчеп йөри, хатыны һәм балалары тормышына куркыныч тудыра, начар үрнәк күрсәтә. Әти кеше үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлый, бу гадәтен ташларга ышандыра. Ул комиссия утырышына беренче тапкыр гына...
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе утырышына кабат, балалары тормышына куркыныч тудыручы ата-аналар чакырылды.
Утыз Имәннән З. атналар буе эчеп йөри, хатыны һәм балалары тормышына куркыныч тудыра, начар үрнәк күрсәтә. Әти кеше үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлый, бу гадәтен ташларга ышандыра. Ул комиссия утырышына беренче тапкыр гына чакырылуы, шулай да җәзасын алды.
Иске Үтәмештән яшь хатын, өч бала анасы М. үзен эчкечегә санамый, балаларым тәртипле, бернинди күңелсезлекләр дә булмас дип уйлый. Комиссия утырышына бер елда икенче тапкыр чакырылуы. Тик начар тәртибенең ничек тәмамланасын аңлап бетерми. Тагын шундый хәл кабатланса балалары ятимнәр йортына озатылачак. Бу инде ана хокукыннан мәхрүм ителүгә соңгы адым.
Утырышта мәгълүмати продукциянең куркынычсызлыгы: проблемалары, аларны чишү юлларына кагылышлы сораулар турында сөйләштеләр, китапханәче Юлия Иванова компьютер классындагы эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Балалар Интернет турында өлкәннәрдән аз белмәсә дә, кайчак челтәрләрнең кыркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүдә югалып калалар. Балаларыбызга ят җирләрдә ялгыз гына йөрергә рөхсәт итмәгән кебек, ата-аналар, педагоглар, китапханәчеләр аларны Интернет челтәрендә дә ялгыз гына калдырырга тиеш түгел. Шуның өчен китапханәчеләр укучыларны Интернеттан дөрес файдалану серләренә төшендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев