Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татар телен яратучы чирмешәнлеләрне бәйгедә катнашырга чакыралар
Районда “Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым, телем бар” әдәби-музыкаль бәйгегә старт бирелде.
-
Чирмешән мәчетендә Коръән уку бәйгесе уздырдылар
Иң яшь катнашучылар - абыйлы-сеңелле Сөләйман һәм Сәидә Шәйхетдиновлар моңлы укулары белән жюрины да таң калдырдылар.
-
Искеэлмәлеләр өченче урында
Иске Элмәле мәктәбе командасы республиканың чуваш этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләре арасында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенының төбәкара бәйгесендә өченче урын алды.
-
Чирмешән аграр техникумында иң гүзәл кызны ачыкладылар
8 март –Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Чирмешән аграр техникумы кызлары “Техникум гүзәле – 2022” титулы өчен көч сынаштылар. Берсе дә сынатмады, шулай да пешекче-кондитер, 3 курс студенты, Әккәрәй кызы Елена Соловова җитезрәк һәм өлгеррәк булды. Быелгы титул иясе - ул.
-
Тәрбиячеләр Чирмешәндә тәҗрибә уртаклашты
Әле беренче ел гына Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче Илзирә Кәримова “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона этабында дистә еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче, тәҗрибәле тәрбиячеләр белән көч сынашты.
-
Чирмешәндә “Яктырак бул!” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Чирмешәннең "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлүсә Гыйниятуллина кием модельләре конкурсында беренче урын яулады.
-
Чирмешәндә узган шахмат һәм шашка буенча темпо-турнир җиңүчеләре зона турында уйнаячак
Район инвалидлар җәмгыятендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча ХI Республика темпо-турнирының муниципаль сайлап алу туры узды.
-
“Әкият” балалар бакчасының яшь белгече – ел тәрбиячесе
Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Илзирә Кәримова - “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе.
-
Газетабыз хезмәткәре тагын бер бәйге җиңүчесе
“Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы урынбасары Марат Гомәров Яңа ел алдыннан тагын бер республика бәйгесе җиңүчесе булды.
-
Чирмешән аграр техникумы студенты “Татар кызы” бәйгесендә катнашты
Чирмешән аграр техникумы студенты Рузилә Соруртдинова урта һөнәри белем бирүче уку йортларында белгечлек алучы кызлар арасында оештырылган “Татар кызы” бәйгесендә катнашып сертификат алган.
-
Чирмешәнлеләр дә «Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын кыз карашы» конкурсында катнаша
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона турында безнең якташлар дүрт номинациядә көч сынашачак.
-
“Чирмешән ЭтноГүзәлләре” милли туй киемнәрен дә күрсәттеләр
Узган атнада район мәдәният йортында Беренче ачык район милләтара “Чирмешән ЭтноГүзәле-2021” матурлык һәм нәзакәтлелек бәйгесе үтте. Әлеге титул өчен районыбызның 15 гүзәл заты көч сынашты.
-
Түбән Кәминкә һәм Ивашкино авыл җирлекләренә яңа автомашиналар бирделәр
Муниципаль берәмлекләр арасында үткән республика смотр-бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең районнан да ике авыл җирлеге бар, аларга яңа автомашиналар бирделәр.
-
Урманасты Үтәмешнең мәдәният хезмәткәре тәрбияче булып танылган
Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йорты директоры Фиалка Носкова республика күләмендәге “Балигъ булмаганарны иң яхшы җәмәгать тәрбияләүчесе” бәйгесенең Сарман районында үткән төбәк этабы җиңүчесе булды.
-
Чирмешәннең инвалидлар оешмасы кабат җиңү яулаган
Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча бәйгедә районың инвалидлар оешмасы өченче урынга лаек булган.