Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән интернат-йорты республика конкурсында өченче урынны яулады
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатлары арасында уздырылган “Алтын көз” социаль программалары республика бәйгесенең “Буыннар диалогы” номинациясендә өченче урын алды.
-
Чирмешән аграр техникумында “Автоссесия” бәйгесе узган
Чирмешән аграр техникумында узган “Автосессия-2021” бәйгесендә Булат Гайнуллин беренче урын яулаган.
-
“Милли моң” фестивале җиңүчеләре арасында чирмешәнлеләр дә бар
Туймәт авылыннан Зөһрә Галимова мөнәҗәтләр бәйгесендә “Автор башкаручы” номинациясендә бүләкләнде. Ул мәрхүм улы Ильяс Галимовка багышланган мөнәҗәтен башкарган.
-
Чирмешән һәм Аксубай янгын сүндерүчеләре өченче этапка узды
Чирмешәндә Әлмәт, Аксубай, Ютазы, Сарман, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чирмешән районнары янгын сүндерүчеләре җыелды. Бездә бәйгенең икенче этабы – зона ярышлары узды. Үз районнарында иң җитез булып танылган егетләр функциональ янгын сүндерүдә кулланылган төрле күнегүләр буенча осталыкларын күрсәттеләр.
-
Чирмешәндә узган “Автоледи” бәйгесенә бер әни яшь баласы белән килгән
Чирмешәндә узган “Автоханым – 2021” бәйгесенең иң яшь катнашучысына 4 ай иде. Язилә әнисе - Минзилә Мортазина кулыннан бер төшмәде. Ярдәме тиде бугай – Мортазиннар бүгенге бәйгедә икенче урын яуладылар.
-
Бәркәтәдән Гыйнвановлар чәйне термопоттан эчәләр
“Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” газеталарына язылучылар арасында призлар уйнатылып, алар ияләренә барып иреште дә.
-
Чирмешән районында чыгарылыш балы узды
Быел мәктәпне тәмамлаган 109 чыгарылыш сыйныф укучысын зур бәйрәм ясап олы тормыш юлына озаттылар. Район мәдәният йортында чыгарылыш балы узды.
-
"Безнең Чирмешән"гә язылырга онытмагыз
Редакция әбүнәчеләр арасында отышлар да уйната.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Россия көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Хөрмәтле татарстанлылар!
-
“Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” газеталарына язылучылар арасында янә призлар уйнатылачак
Хатлар 2021 елның 8 июленә кадәр кабул ителә.
-
Әккәрәй укучылары Чистайда район данын яклый
30 апрельдә Чистай шәһәрендә узачак “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021” республика бәйгесенең зона этабында район данын Әккәрәй мәктәбе командасы яклаячак.
-
Чирмешәннең яшь язучыларын Казанда бүләкләделәр
Районыбыз мәктәпләре укучылары “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар конкурсы җиңүчеләре булдылар.
-
“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе 3 апрельдә шахмат турниры уздыра
Быелгы, инде егерме беренче бәйге газета чыга башлауга 90 ел тулуга багышлана.
-
Чирмешәннең иң оста яшь талантлары суперфиналга узды
Район мәдәният йорты сәхнәсендә ике көн дәвам иткән “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ХХI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турында безнең районнан 45 концерт номеры белән 110 укучы чыгыш ясады. Жюри шулар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алды.
-
Чирмешәндә “Созвездие-Йолдызлык-2021” фестиваленең зона туры узды
Район мәдәният йорты ял көннәрендә гөр килеп торды. Чирмешәнебез ике көндә 600дән күбрәк яшь талантларны кабул итте. Бу көнне бездә йолдызлыкның “экваторы узды”. Фестивальнең зона туры районда бишенче тапкыр булды, тугыз зонадагы чараның да бишенчесе бездә иде. Быелгы бәйге – 21 нче гасырда, 21 нче елда һәм 21 нче тапкыр узучы фестиваль.