Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Әмирдә татар телен данладылар

Әмирдә узган, “Татарстан дигән  Ватаным бар, татар дигән халкым, телем бар” дип аталган әдәби-музыкаль бәйгедә катнашкан Герман Смирновка нибары 4 яшь. Герман әлеге чарага район үзәгенең “Чишмәкәй” балалар бакчасы данын якларга килгән. Сынатмады, татар телендә шигырьне менә дигән итеп укыды ул.

Гомумән, татар шигъриятен, җырларын, театр сәнгатен яратучылар һәм аның белән кызыксынучылар арасында үткәрелгән бәйгедә 3 яшьтән 20 яшькә кадәрге 116 бала катнашты, барлыгы 60тан күбрәк концерт номеры тәкъдим ителде, шуларның 20дән күбрәге гала-концертка сайлап алынды.

Әлеге чараның Әмирдә узуы очраклы түгел, чөнки аның инициаторлары һәм иганәчеләре шул авылда туып үскән, бүген Сургутта яшәүче эшмәкәрләр - бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар. Фазыл Әгъзам улы бүген үзе дә биредә.

-Бу бәйгенең төп максаты – туган телебезне, гореф-гадәтләребезне сак- лап калу, - диде Фазыл Әгъләмов. – Ә чыгышларга килгәндә, алар искиткеч матур булды, шулкадәр яхшы әзерләнгәннәр, кайберәүләр, хәтта, профессиональ артистлар кадәр булдырдылар.

Оештыручылар сүзе буенча, ярышның монысы беренче булса, соңгысы түгел, аны киләсе елларда да үткәрергә ниятлиләр.

Чирмешән лицееның 8 нче сыйныф укучысы Яна Разукованы инде оста башкаручы дип була. Ул район, республика бәйгеләрендә призлы урыннар алган кыз. Дөрес, әлегә кадәр, нигездә, рус телендә җырлар башкарган.

-5 нче сыйныфта укыганда “Мин татарча сөйләшәм!” район бәйгесендә татарча җыр җырлаган идем, - ди Яна.

– Бүген дә сәхнәдә татар телендә җыр башкардым. Гомумән, татар җырларын яратып тыңлыйм, аеруча үзебезнең якташлар Айнур Галләмов һәм Рузилә Булатова башкаруындагы җырлар ошый.

Чирмешәндә яшәүче Миннаповлар Әмиргә гаиләләре белән килгәннәр, хәтта дүрт айлык Данис та әнисе Ләйсән кулында.

 

-Улларыбыз Кәрим һәм Рөстәм сәхнәдә осталыкларын күрсәтәчәкләр, ә без аларга көч биреп торачакбыз, - диде малайларның әтисе Фәһим.

Шул ук көнне авыл мәдәният йортында, бәйгедә җиңүчеләр катнашында, гала- концерт та узды. Шунда ук  бүләкләү тантанасы булды. Гомумән, чарада катнашкан һәр кеше дә сертификатка һәм бүләккә ия, ә инде үз номинацияләрендә призлы урыннар алучыларга акчалата премияләр, Дипломнар һәм истәлек бүләкләре  тапшырдылар.

-Районда сәләтле балалар булуы бик сөендерә, оештыручыларга рәхмәт, - диде чарада катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин.

Һәм тагын, Әгъләмовлар, Әмиргә керү юлында, туган телгә кагылышлы зур баннер да ясаттырып куйдылар.

“Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым, телем бар” әдәби-музыкаль бәйгенең җиңүчеләре:

 

  1. “Туган телгә – мәдхыя” (нәфис сүз) номинациясе:

1 урын - Азат Кәримов (Чирмешән);

2 урын – Раяз Ногманов (Чирмешән);

3 урын – Эвелина Мөхәммәтҗанова, Амелия Ихсанова (Лашман); Иделия Тимерҗанова (Әмир).

 

  1. “Туган телгә- мәдхыя” (ялгыз җыр) номинациясе:

1 урын – Рәзил Мәгъсумов (Утыз Имән);

2 урын – Камилә Камалова (Лашман);

3 урын – Динара Хәмитова (Чирмешән), Лиана Соруртдинова һәм Алия Мөбәрәкшина (Лашман).

 

  1. “Музыкаль әсәрләрне татар телендә коллектив башкару” номинациясе:

1 урын  - “Тамчыкай” ансамбле (1нче Чирмешән урта мәктәбе);

2 урын – Дилә Гайфуллина һәм Ислам Габдуллин (Кармыш);

3 урын Рим һәм Риф Шакировлар (Лашман); “Йолдызчык” ансамбле (Әмир).

 

  1. “Театраль композиция” номинациясе:

1 урын – Лашман мәктәбе укучылары;

2 урын – Кара Чишмә мәктәбе укучылары;

3 урын – Туймәт мәктәбе укучылары, Чирмешән лицее укучылары.

 

  1. “Районның башка милләт вәкилләре татар телендә иң яхшы чыгыш ясаучы” номинациясе:

1 урын – Данил Дютин (Якты Тау);

2 урын – Яна Разукова (Чирмешән);

3 урын – Герман Смирнов (Чирмешән, “Чишмәкәй” балалар бакчасы), Павел Тузилов (Чирмешән).

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

ФОТОРЕПОРТАЖ

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев