Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сабантуйда дөрес хөкем итәргә
Тиздән район үзәгендә һәм авылларда Сабантуйлар узачак. Халык көтеп алган зур бәйрәм уңаеннан оештыручыларга үз тәкъдимнәремне – фикерләремне җиткерәсем килә.
-
Яңа телевизорга приставка кирәкми
Хәзер бүлмә саен телевизор куярга гадәтләндек. Залдагы телевизорга кабельле антенна тоташтырылган. Аңа ай саен акча түлибез.
-
Түбән Кәминкәдә бер чара да Гарифуллиннардан башка узмый
Сәхнәдә – Гарифуллиннар! Түбән Кәминкә мәдният йортында узган чараларда, район мәдәният йорты сәхнәсендә дә мондый белдерү-өндәү еш яңгырый. Бу авылдан Гарифуллиннар гаиләсе шундый музыкаль гаилә.
-
Кидар булдым дигәндә...
Элек халкыбызда балага исем кушканда бик игътибарлы булганнар, бу эшкә җаваплы караганнар. Исем матур, телгә ятышлы, мәгънәгә ия булырга тиеш. Кыямәт көнендә һәр кеше үзенең исеме һәм әтисенең исеме белән чакырылыр, диелгән. Исем эзләүне гадәттә олы кешеләргә, әби-бабайларга тапшырганнар. Әбиебез Фатыйма Ногман кызы дини кеше иде. Мин тугач та, туксан тугыз исеме арасыннан Аллаһ Тәгаләнең "Йомшаклык Иясе" сыйфатын күрсәтүче Рәфыйк исемен сайлый. Ләкин әбинең бертуган абыйсы, Ибени (Ибненәгыйм) бабай Кидар исемен тәкъдим итә. Абыйга каршы килеп булмый инде, шулай килешәләр.
-
Чирмешән районы китапханәләрендә "Сәламәт булыйк" программасы буенча да эшлиләр
Алкоголь, наркотиклар һәм башка психоактив матдәләр куллану зыяны хакында еш сөйлиләр һәм язалар. Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә наркотиклардан ел саен 8 меңләп кеше дөнья куя. Тагын шунысы аяныч - наркомания яшәрә бара. Мәктәп яшендәге балаларның бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән “экспериментлар ясауга” гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны “текә” тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеген китапханәчеләр дә аңлатырга һәм инандырырга бурычлы.
-
Зөлхәбирә апа искә төшә
Бу хәлләр ерак балачак елларында булды. Ике көн эчендә ике вакыйга минем хәтердә – җиде яшьлек бала күңелендә – мәңгегә уелып калды. Сөенеч һәм фаҗига.
-
Саклык янында тракторны су “йоткан”
Саклык авылыннан Әлмәткә киткән якта инеш аша күпер (буа) бар иде. Язгы ташу аны ел саен ерып-җимереп алып китә, аннары яңадан буалап куялар, чөнки Әлмәт ягына илтүче бердәнбер туры юл шуннан үтә. Бу эш белән Ибени бабай шөгыльләнгәч, исеме дә "Ибени бабай буасы" дип аталды.
-
Чирмешәнлеләр санлы телевидение карый
Без үткән ел ахырына кадәр гади антенна белән телевидениедә дүрт канал карадык. Яңа ел алдыннан балалар приставка алып кайтып урнаштырдылар, инде санлы режимда егерме канал бик чиста күрсәтә.
-
Исәнлек – беренче урында
Соңгы елларда район басуларында көнбагыш мәйданнары нык күбәйде. Тизрәк өлгерсен өчен, аны пестицид сибеп эшкәртәләр. Бу эш самолет ярдәмендә башкарыла.
-
Түбән Кәминкәдә якташыбыз-шагыйрә белән очрашканнар
Районыбыз талантлы кешеләргә бай. Араларында яңа гына каләм тибрәтә башлаганнары, инде шактый тәҗрибә туплаганнары да бар. Шундыйларның берсе, якташыбыз, күп китаплар авторы Галия Сафиуллина белән очрашу оештыру турында озау уйлап йөрдем. Һәм менә без – Түбән Кәминкә авылының китап укырга яратучы кешеләре үзебезнең шагыйрәбез, язучыбыз белән авыл китапханәсендә “Кереп барам гомер көзләремә” исемле чарада очраштык.
-
Чирмешәнлеләр санлы телевидениегә күчәргә әзерләнә
Без дә бер телевизорны көз көне үк санлы режимга күчереп куйдык. Башта антенна сатып алып, телевизорга ялгап карадым, алай гына күрсәтмәде, аннан соң приставка куярга туры килде. Тоташтыруның бер авырлыгы да юк. Хәзер егерме канал бик чиста күрсәтә.
-
Нурлатта чуваш әдәбияты һәм мәдәнияте турында сөйләштеләр
Язның беренче көнендә Нурлат шәһәренә күрше: Аксубай Чирмешән, Чистай районнарының, Самара һәм Ульяновск өлкәләренең, Чувашия республикасының чуваш авылларыннан бик күп кунаклар килде. Монда, Халыклар дуслыгы йортында иҗат интеллигенциясе белән очрашу узды, анда мин дә катнаштым.
-
Инсаф планшетлы да будлы
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында хәйрия концерты күрсәттеләр. Чарага килүчеләрдән җыелган акчалар һәм Бәркәтә мәктәбе укытучыларының матди ярдәме мөмкинлеге чикле Инсаф Ибраһимовка тапшырылды.
-
Буранны да җиңделәр
Тирәбездә яхшы, ярдәмчел кешеләрнең күп булуына күптән түгел тагын бер кат инандым.
-
Керкәле әбиләре ялгыз түгел
Хәзер авылларда пенсия яшендәге кешеләр күпчелекне тәшкил итә. Безнең сәламәтлек инде нык какшаган, шуңа медицина ярдәме гел кирәк.