Саклык янында тракторны су “йоткан”
Саклык авылыннан Әлмәткә киткән якта инеш аша күпер (буа) бар иде. Язгы ташу аны ел саен ерып-җимереп алып китә, аннары яңадан буалап куялар, чөнки Әлмәт ягына илтүче бердәнбер туры юл шуннан үтә. Бу эш белән Ибени бабай шөгыльләнгәч, исеме дә "Ибени бабай буасы" дип аталды.
Апрель аенда карлар эреп, юллар өзелгән вакыт. Су күтәрелеп, күпер аша ага башлады. Елховой ягыннан бер трактор килә. Туп-туры күпергә табан, юл өзек икәнен белмичә килә. Кешеләр кул изәп, кычкырып юл юклыгын аңлатмакчы булалар. Көчле "Дизель" (Т-100) алга баруын белә. Шулай да күпергә кермичә туктады. Ике кеше төшеп күперне тикшерделәр. Шундый көчле тракторга су киртә була алмый дигән нәтиҗә ясап, барыбер күпергә кереп киттеләр. Су үзенең эшен эшләргә өлгергән, балчыктан өеп ясалган күпер-буаның бер ягын юып төшергән. Трактор бер якка кырнаеп туктады, кара төтеннәр чыгарып тагын бер көчәнде дә, тынып калды. Трактор белән килгән ике кеше аптыраган кыяфәт белән бераз әйләнгәләп йөрделәр дә, юлларын җәяүләп дәвам иттеләр. Зур, көчле "Дизель" бер якка янтаеп, мескенләнеп, бер үзе күпер уртасында басып калды. Бу вакытта инде бала-чага, малай-шалай җыелып өлгерде. Трактор белән нәрсә буласы турында бәхәс купты. "Аны бүген үк алып китәләр", "Юк, ул егылып төшә"... Безгә тагын бер мәшәкать өстәлде. Көн саен иртән, мәктәпкә киткәнче, тракторның “хәлен беләбез”. Мәктәптән кайткач та иң башта, туганга, харендәшкә әйләнеп беткән дустыбызны барып карыйбыз. Су көн саен күтәрелә, буа ерыла бара. Ара-тирә агып килгән бозлар да бәрелеп, сугылып китәләр. Күпме калды. Кем өлгеррәк булыр? Килеп алырлармы, су үзенә алырмы? Гадәттәгечә иртән укырга киткәнче, туганыбызның хәлен белергә бардык. Ул юк иде. Төнлә килеп алганнар. Шундый тамашаны күрмичә калуыбызга борчылып, борыннарыбызны салындырып мәктәпкә киттек. Гадәт буенча, трактор булмаса да, аның урынына күз салып китә торган идек. Ташулар китеп, су кими башлагач кызыксынуыбыз тагын да артты. Бәлки ул, безнең харендәш тракторыбыз шундадыр? Түземсезлек белән судан күренә башлавын көтәбез. Ниһаять, түземсезлегебезгә чик куеп трактор чылбыры күренде. Тракторыбыз әйләнеп капланган булып чыкты. Су кимегән саен күбрәк чыгып, көчле "Дизель" үзе ярдәмгә мохтаҗ булып, ләмгә батып, күгәреп ята бирде. Беркөнне мәктәптән кайтуыбызга, дуска, туганга әйләнгән тракторыбыз чыннап та юк иде. Зур көчне дә, дөрес файдаланмасаң, аның гади тимер тавына әйләнүе яки фаҗигагә сәбәпче булуына бер мисал иде.
Рәфыйк Госманов.
Саклык-Түбән Кама.
Фото с pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев